Бүген Татарстан Республикасына рәсми визит белән Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная килде.
Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә һәм креатив индустрияләрнең Арт-резиденциясендә булды һәм эш визитын креатив яшьләр белән очрашу белән тәмамлады.
Бүген Татарстан Республикасына рәсми визит кысаларында Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Казан дәүләт мәдәният институтында булдылар.
Визит барышында югары уку йорты студентларының проектлары, стартаплары, институтның иҗат коллективлары белән таныштылар.
Бүген Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная һәм Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Татарстан Республикасы Арча муниципаль районы Штерә авылында «Мәдәният» федераль милли проекты кысаларында төзелә торган авыл мәдәният йортында булдылар.
Бүген Татарстан Республикасына рәсми визиты вакытында Россия Федерациясе мәдәният министры урынбасары Надежда Преподобная Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова белән "Арча балалар сәнгать мәктәбе"ндә булдылар.
"Мәдәният" федераль милли проекты кысаларында 2022 елда «Арча балалар сәнгать мәктәбе» өстәмә белем бирү мәктәбе бинасына капиталь ремонт ясалды.
Бүген Казанда "Россиядә уйлап табылган" федераль проекты кысаларында Н.И.Фешин исемендәге Казан сәнгать училищесы базасында Креатив индустрияләр мәктәбен ачу тантанасы узды.
Федераль бюджеттан мәктәпне төзүгә 53 млн сумнан артык акча бүлеп бирелгән.
Бүген Татарстан Республикасы Нурлат районында татар театрына нигез салучы Габдулла Кариев һәйкәлен ачу тантанасы узды.
2022 елның 5 ноябреннән 7 ноябренә кадәр Казанда #StagePlatforma V заманча балет фестивале (сәнгать җитәкчесе - М.Җәлил исемендәге Татар академия дәүләт опера һәм балет театрының сәнгать җитәкчесе Олег Ивенко) узачак.
Бүген Казан Кремленең Кабулханә (Присутственные места) залларының берсендә Татарстанның Халык рәссамы Мөдәррис Минһаҗевның 50 еллык иҗатына багышланган шәхси күргәзмәсе ачылды.
2022 елның 18 октябрендә 18:30 сәгатьтә Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә бөек композитор Франц Шубертның тууына 225 ел тулу уңаеннан концерт узачак.
2022 елның 18 октябрендә 14:00 сәгатьтә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Көмеш Коръән» күргәзмәсе ачылачак.
Күргәзмәдә югары 999 пробалы көмештән эшләнгән һәм 162 биттән торган «Коръән Госман» кулъязмасының төгәл күчермәсен күрсәтәчәкләр. Күргәзмә 2022 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.