2022 елның 18 октябрендә 14:00 сәгатьтә «Казан Кремле» Музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Көмеш Коръән» күргәзмәсе ачылачак.
Күргәзмәдә югары 999 пробалы көмештән эшләнгән һәм 162 биттән торган «Коръән Госман» кулъязмасының төгәл күчермәсен күрсәтәчәкләр. Күргәзмә 2022 елның 31 декабренә кадәр дәвам итәчәк.
«Көмеш Коръән» 2010 елның ноябрендә Мәскәү Тәңкәләр сараенда Россия Федерациясе Финанслар министрлыгы Дәүләт билгесе сараенда әзерләнгән.
Идеянең авторы - эксклюзив проектлар белән шөгыльләнүче "ВТ" компаниясе (Мәскәү) хуҗасы Прусаков Владимир Викторович.
«Көмеш Коръән» - «Коръән Госман», мөселманнарның иң борынгы һәм иң сирәк китабының күчермәсе. Дөньяның төрле почмагында - Истанбулда, Ташкентта, Каһирә һәм Санкт-Петербургта «Коръән Госман» дип аталган изге китапның дүрт борынгы нөсхәсе саклана. Нәкъ менә Петербург кулъязмасы көмеш пластиналарга күчерелгән.