«Җәлил укулары» V Халыкара әдәби бәйгесенә гаризалар кабул итү дәвам итә. Гаризалар һәм конкурс материаллары 2022 елның 5 ноябренә кадәр кабул ителә.
2022 елның 20 октябрендә 16:00 сәгатьтә Казан Кремлендә «Хәзинә» Милли сәнгать галереясендә Фәрит Газизулин күргәзмәсе ачылачак.
Рәссам Якутия буенча экспедицияләрдә 20 елдан артык гомерен уздырган һәм үзенең күп кенә әсәрләрендә республика җирләренең матурлыгын һәм табигатен чагылдырган.
Шулай ук экспозициягә килүчеләр авторның тау пейзажларын күрә алачак, алар арасында Памир таулары, Фан таулары, Эльбрус таулары һәм башкалар тасвирланган.
Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы 2023 елга максатларын һәм бурычларын гавами формалаштыруны дәвам итә.
2022 елның 18 октябрендә 13:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы бинасында Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова катнашында экспертлардан тәкъдимнәр җыю һәм Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгының 2023 елга максатларын һәм бурычларын булдыру буенча Иҗтимагый совет утырышы узачак.
21 октябрь көнне 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Васильев "в кубе"» дип аталган уникаль концерт көтелә.
2022 елның 3 октябрендә республика кинематографистлары өчен күптән көтелгән Татарстан Республикасы бюджеты хисабыннан кинофильмнар төшерү конкурсы башланды.
1 ноябрьдән 6 ноябрьгә кадәр Г.Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театрында «Калеб» яшьләр берләшмәсе кысаларында татар биюе үзенчәлекләре буенча төрле юнәлешләрдә педагоглар һәм хореографлар өчен бушлай белем бирү атнасы узачак.
15 октябрьдә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында Халыкара ак таяк көне кысаларында мәдәни чаралар узды.
Өч команда - «Юл хәрәкәте иминлеге» ДБУ, «СИБУР. Казаноргсинтез» һәм «Горбунов исемендәге Казан авиация заводы - «Туполев» филиалы «Безнең заман - Наше время» эшче яшьләрнең юбилей X ачык республика телевизион иҗат фестиваленең зональ этабы йомгаклары буенча гомумкоманда зачетында беренче урынны яуладылар.
Финалга сайлап алу 14-15 октябрь Казанда Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетының концертлар залында узды.
29 сентябрьдән башлап халыкка ярдәм сервислары эшли башлады: яңа эш юнәлешләре буенча #МЫВМЕСТЕ штаблары, шулай ук яңартылган сайт һәм кайнар линия телефоны гамәлдә.
Бу көннәрдә Әлмәт театрында сәхнә чыгышлары буенча дәресләр үтә. Мастер-классларны Е.Ласкова сөйләм һәм ораторлык осталыгы мәктәбе укытучысы, Б.Щукин исемендәге театраль институтның сәхнә сөйләме кафедрасы педагог-стажеры Жанна Матевосян алып бара. (Мәскәү шәһәре).