2022 елның 18 октябрендә Санкт-Петербург шәһәрендә «ПитерКиТ» Халыкара студент фильмнары фестивале кысасында «Региональ кинематографның уңышлы тәҗрибәсе. Татарстан киносы көне».
28 октябрь көнне 19:00 сәгатьтә Казанның "Мәскәү" мәдәният үзәгендә (Ак. Королева, 47) Мәскәү рәссамы Стас Шакарвисның «Свет выходит за пределы себя» күргәзмәсе ачыла.
26 октябрьдә, 10:30 сәгатьтә, Мирный бистәсендәге мәдәният йортында (Яңа Дәүләкәй ур., 4 а) "Җәүһәр" фольклор ансамбленең "Аулак өй" программасы күрсәтеләчәк. Чарага махсус кунак – Татарстан Республикасы Арча районы Ташкичү авылыннан "Өммегөлсем" халык фольклор ансамбле килә. Очрашу "Дуслык күпере" программасы кысаларында узачак.
2022 елның 14 октябрендә 16:00 сәгатьтә Казан Кремленең Күргәзмәләр залында Татарстан Республикасы халык рәссамы Мөдәрис Минһаҗевның «Галәм бакчалары» дип исемләнгән әсәрләр күргәзмәсе ачылачак.
14 октябрьдән 16 октябрьгә кадәр Казанда Чәбаксар Дәүләт рус драма театры гастрольләре узачак. Гастрольләр Казан яшь тамашачы театрының 90 еллыгына һәм Дәүләт рус драма театрының йөзьеллыгына багышлана.
28 октябрь 18.00 сәгатьтә Әлмәт шәһәренең “Адымнар” полилингваль комплексы (Р.Галиев ур., 20) сәхнәсендә “Аршин мал алан” музыкаль комедиясе күрсәтеләчәк.
Спектакль РФ атказанган сәнгать эшлеклесе, Щукин исемендәге Театраль институтның режиссура кафедрасы мөдире, режиссер-куючы Михаил Борисов режиссер җитәкчелегеннән гыйбарәт.
Кәрим Тинчурин театры баш режиссеры Туфан Имаметдинов әдип, галим, фольклорчы Нәкый Исәнбәт редакциясендәге “Идегәй” дастанын сәхнәләштерә башлады. Әсәр Ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышлап куела. Спектакльнең премьерасы 2022 елның декабрь аенда узачак.
Октябрь аенда «Казан Кремле» музей-тыюлыгында манара тарихы, музейлар һәм архитектура һәйкәлләре турында лекцияләр циклы башлана. Беренче лекция 2022 елның 19 октябрендә 18:30 сәг. узачак һәм Спасс манарасына багышланачак.
Түбән Камада Россия Мәгариф министрлыгы ярдәме белән “Мәктәп классикасы” федераль проектының беренче этабы эшли башлады. “Созвездие-Йолдызлык” арт-резиденциясе мәктәп театрлары системасын эшләү эшенә кушылды.
11 октябрьдән ел ахырына кадәр Татарстан Республикасы Милли музеена һәм аның филиалларына «Батыр» картасы буенча бушлай йөрү мөмкинлеге ачыла.