2022 елның 24 октябрендә 16:00 сәгатьтә «Казан Кремле» музей-тыюлыгында «Көнчыгыштан нур» күргәзмәсе ачыла. Анда Идел буе Болгар халкы тарафыннан ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган Бөтенроссия пленэры кысаларында төзелгән 150 әсәр тәкъдим ителәчәк.
Күргәзмә 2022 елның 10 ноябренә кадәр дәвам итәчәк.
Кичә «Пирамида» мәдәни-күңел ачу комплексында Россия джазының 100 еллыгына багышланган Гала-концерт узды.
Сәхнәдә Игорь Бутман һәм Мәскәү джаз оркестры, Лариса Долина, Олег Аккуратов, Андрей Кондаков, Fantine, Евгений Побожий, Петр Востоков, Даниил Крамер чыгыш ясады. Аларга Казан джаз сәхнәсе вәкилләре дә кушылды.
24 октябрь 10.00 сәгатьтә Г.Кариев исемендәге яшь тамашачы театрында фестиваль-конкурс ачылачак, шулай ук “Драматик театр” һәм “Курчак театры” номинациясендә спектакльләр күрсәтеләчәк.
2022 елның 22 һәм 23 октябрендә Санкт-Петербургта «Милли традицияләр хәзинәсе» I Бөтенроссия Корея бию фестивале узачак. Проект Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәмендә гамәлгә ашырыла.
20 октябрьдән Президент мәдәни инициативалар фондының грант конкурсы старт ала. Гаризалар 17 ноябрьгә кадәр кабул ителә!
Тулырак мәгълүмат - Нигезләмәдә.
Бүген күренекле галим, шагыйрь, әдәбиятчы, җәмәгать эшлеклесе, филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан Республикасының атказанган фән эшлеклесе, Татарстан Республикасы Фәннәр академиясенең Ш.Мәрҗани исемендәге премия лауреаты, Галимҗан Ибраһимов исемендәге тел, әдәбият һәм сәнгать институты экс-директоры Нурмөхәммәт Шәһвәли улы Хисамов вафат булды. Аңа 85 яшь иде.
Бүген Татарстан Республикасының Халык сәнгать һөнәрләре буенча Сәнгать-эксперт Советы утырышы узды. Утырыш Габдулла Тукай әдәби музеенда үтте.
Татарстанда мәдәният учреждениеләре мобилизацияләнгән ир-атлар өчен 7 000 балаклав тектеләр. Казан, Яр Чаллы, Әлмәт, Әтнә, Бөгелмә, Буа, Минзәлә һәм Түбән Кама шәһәрләреннән килгән театрлар, ансамбльләр һәм училищелар читтә кала алмадылар һәм Ватанны саклаучыларга ярдәм итәргә булдылар.
Бүген 92 елга танылган татар шагыйрәсе, Татарстан Республикасының атказанган сәнгать эшлеклесе Резеда Вәлиева (Халилова Резеда) вафат булды.
23 октябрь көнне 11:00 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татарт дәүләт филармониясендә «Музыкальные инструменты – давайте знакомиться!» («Музыка уен кораллары – әйдәгез танышыйк!») дип аталган концерт көтелә.