Россия сәнгать академиясендә Идел буе Болгар дәүләтендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган Бөтенроссия пленэры йомгаклары буенча күргәзмә ачылачак

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

Мәскәүдә «Зураб Церетелиның сәнгать галереясы» Россия сәнгать академиясенең Музей-күргәзмә комплексында «Көнчыгыштан нур» күргәзмәсен ачу тантанасы узды.

Бөтенроссия пленэрында катнашучылар 2022 елның августында Идел буе Болгар дәүләте белән бәйле булган урыннарда: Казанда, Болгарда, Биләр, Чәбаксар, Шыгырдан тарихы һәм мәдәнияте белән таныштылар һәм истәлекле һәм борынгы урыннарда булдылар. Россиянең 17 шәһәреннән рәссамнар, скульпторлар һәм сәнгать һөнәре осталары Болгар борынгылыгыннан сакланып калган һәм ислам динен кабул итүгә бәйле һәйкәлләрне, реконструкцияләнгән тарихи биналарны, болгар цивилизациясенең барлыкка килүенә һәм яшәвенә бәйле сюжетларны тасвирладылар.

Экспозициянең 70 хезмәт арасында рәсем сәнгате, графика, скульптуралар һәм декоратив-гамәли сәнгать әсәрләре бар. Күргәзмә Болгарда (Татарстан), Чәбаксарда (Чуашия), Симферопольдә (Кырым) һәм Казанда (Татарстан) җылы кабул ителде.

Киләсе күргәзмә 28 ноябрьдән 17 декабрьгә кадәр Мәскәүдә Россия Фәннәр академиясенең Көнчыгыш тел белеме Институтының Көнчыгыш мәдәни үзәгендә (Рождественка ур., 12/1) узачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International