Россиянең ИКОМ Халыкара музейлар берлеге президиумы составына Татарстаннан ике музей вәкиле керде

2022 елның 26 ноябре, шимбә

Бүген Мәскәүдә Россия ИКОМ Халыкара музейлар берлеге комитетының гомуми җыелышы узды. Җыелышта Россия комитетының яңа президенты сайланды. Президент култыгына быел "Гатчина" Дәүләт музей-тыюлыгы директоры Василий Юрий улы Панкратов лаек булды.

Шулай ук Россия ИКОМ комитеты Президиумының яңа составы сайланды. Яңа президиум составына Татарстанның ике вәкиле - "Зөя утрау-шәһәрчеге" дәүләт музей-тыюлыгы директоры Артём Николай улы Силкин һәм Алабуга дәүләт музей-тыюлыгы директоры Гөлзада Рәкыйп кызы Руденко керде.

"Сәяси турбулент чорында Россиянең халыкара мәдәният оешмаларында катнашуы мөһим, чөнки алар еш кына диалогны дәвам итү өчен мәйданчык булып торалар. Татарстанның берьюлы ике музее тәкъдим ителүе дә музей эшчәнлегендә Татарстанның лидерлык позицияләре турында сөйли. Бүгенге утырышта халыкара музейлар берлеге белән үзара хезмәттәшлек, халыкара мәдәни элемтәләрне сәясиләштерүгә юл куймау һәм башка бик күп мәсьәләләр каралды", - дип сөйләде Артём Силкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International