Казанда «Филармониада» XV Халыкара сәнгать фестивале узачак

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

5 декабрь 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Филармониада» XV Халыкара сәнгать фестивале ачылачак. Концертны уникаль пианист, вокалчы һәм композитор Олег Аккуратов һәм Татарстан Республикасы Филармоник джаз-оркестры ачачак. «Россиянең джаз таланты» программасында: вокал һәм инструменталь джаз импровизацияләре, чит ил, Россия һәм Татарстан композиторлары әсәрләре яңгыраячак.

Пианист джаз һәм классик әсәрләрне виртуозларча уйный. Инглиз, алман, француз, испан, португалия, япон, кытай, корея һәм башка бик күп телләрдә башкара.

Филармоник джаз-оркестрының сәнгать җитәкчесе һәм баш дирижеры - Татарстанның атказанган артисты Сергей Васильев. Бүгенге көндә оркестр С. Васильев җитәкчелегендә Казан джазының мактаулы эстафетасын алып бара һәм иң уңышлы музыкаль коллективларның берсе булып тора.

Концертка билетларны «Пушкин картасы» программасы кысаларында алырга мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International