2022 елның 21 октябрендә Апас муниципаль районының Апас бистәсендә «Мәдәният» милли проекты кысаларында төзелгән «Үзәкләштерелгән китапханә системасы» МБУ Үзәк китапханәсе ачылды.
Татарстанның халык артисты, Кәрим Тинчурин театры актеры Нуретдин Нәҗмиевның юбилее уңаеннан, Балык Бистәсе мәдәният йортында “Гомер буе сине көтәм” спектакле күрсәтелде. Балык Бистәсе тамашачысы тинчуриннарны үз итте, яратты.
2022 елның 25 октябрендә 18:30 сәгатьтә Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясендә «Донбасс» дәүләт җыр һәм бию ансамбленең юбилей концерты булачак.
ДНР ансамбленең генераль директоры һәм сәнгать җитәкчесе Ольга Горячева.
Бүген Татарстан Республикасы Милли музеенда «Җиңү адымнары - 2022» республика волонтёр проекты җиңүчеләрен бүләкләү чарасы узды.
Проект кысаларында мәктәп укучылары Бөек Җиңүгә бәйле төрле акцияләр үткәрәләр. Алар арасында - георгий тасмаларын тарату, "Җиңү Вальсы" флешмобы, Җиңү турында шигырьләр уку һәм видеоларны социаль челтәрләрдә урнаштыру һәм башка бик күп эш башкарыла.
2022 елның 28 октябрендә 18:30 сәг. С.Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында "Рус акценты" дип исемләнгән концерт программасы узачак.
26 октябрьдә Боратынский музеенда язучы, тәрҗемәче, "Әдәбият елы" порталының шеф-мөхәррире Михаил Визель (Мәскәү) белән очрашу узачак. Иҗади диалог "Китап укучылар өчен музей" федераль проекты кысаларында планлаштырылган.
Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә "Уены чыны бергә" балалар-яшүсмерләр киноальманахының 10 нчы юбилей сезоны премьерасы узды! Проект Президент грантлары Фонды ярдәмендә "Сотворение" балалар киносын үстерү Фонды тарафыннан тормышка ашырыла.
Кичә Аксубай районының Мәдәният йортында «ISTELEK» иҗат берләшмәсенең быелгы беренче концерты башланды.
Тыңлаучылар заманча музыкаль иҗатын Татарстан халыклары фольклоры нигезендә булдыручы әйдәп баручы этно-башкаручыларны җылы каршы алдылар.
26 октябрь көнне В.И.Ленин исемендәге мәдәни-ял итү комплексында (Копылов ур., 2А) "Время кино" Дирекциясе һәм Республика махсус сукырлар һәм начар күрүчеләр китапханәсе ярдәмендә инклюзив "Вслепую на Эльбрус" фильмын күрсәтү булачак.
Тамашачыларга кинолентаны автор үзе тәкъдим итәчәк - инклюзив медиа проектларын булдыручылар Ассоциациясенә нигез салучы сукыр Иван Ерхов.
Бүген «Мәдәният» милли проекты кысаларында Чаллы шәһәренең «1 нче номерлы балалар музыка мәктәбе» 36 кыйммәтле һәм сыйфатлы музыка инструментына ия булды.