Бөгелмә театры сәхнәсендә гадәти булмаган спектакль премьерасы узды

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә дәүләт рус драма театры сәхнәсендә чираттагы премьера үтте. 88 нче театр сезоны башында бу өченчесе. 

Күптән түгел театр "Россиядә дебют" конкурсында җиңүчеләр исемлегенә керде.

Грант илнең әйдәп баручы югары уку йорты ГИТИС тарафыннан тормышка ашырыла һәм Президент мәдәни инициативалар фонды ярдәме белән финанслана. Әлеге проект кысаларында ГИТИСны тәмамлаган Петр Норец Мария Завадскаяның «Бездонное озеро» пьесасы буенча спектакль куйды.

Спектакльнең жанры гадәти түгел - фэнтези-каникуллар. Ул гаилә белән карауга юнәлдерелгән. Спектакльдә күтәрелгән тема бүгенге көндә бик актуаль: ата-аналарның аерылышуы һәм балалар өчен гаиләнең таркалуы ни кадәр авыр икәнен һәм аларның ничек борчылуларын тасвирлый һәм моның нәрсәгә китерергә мөмкин булуын күрсәтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International