«Россия композиторлары - балаларга» проекты кысаларында Рәшит Кәлимуллин музыкасына «Музыкаль сәяхәт» интерактив спектакле куелды

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

26 ноябрь «Зарядье» концертлар залында, ә аннан элегрәк Мәскәүнең Композиторлар йортында һәм Казанның 5 нче номерлы балалар музыка мәктәбендә Рәшит Кәлимуллин музыкасына «Музыкаль сәяхәт» интерактив спектакле үтте, чара «Россия композиторлары - балаларга» проекты кысаларында гамәлгә ашырылды.

Музыка авторы композитор буларак һәм төп алып баручы буларак та чыгыш ясады. Рәшит Кәлимуллин яшь тамашачыларга туган җиргә һәм аның тарихына мәхәббәт, хыялга һәм киләчәккә ышаныч, туганнарга һәм якыннарга сакчыл караш турында ихлас сүз белән мөрәҗәгать итте. Композитор аудиториягә шәһәр ыгы-зыгысында югалып калган ихласлык, игелеклелекне искә төшерергә кирәклекне, тормышыбызның иң кыйммәтле, җылы мизгелләрен саклый белү һәм онытмау хакында хәтерләтте.

Яшь тамашачылар режиссер тәкъдим иткән проекттагы уенга теләп кушылдылар, төрле музыкаль локацияләргә мавыгып киттеләр.

Әлеге проект - танылган Россия композиторы, җәмәгать эшлеклесе, Россия һәм Татарстанның халык артисты, әдәбият һәм сәнгать өлкәсендә Россия Федерациясе Дәүләт премиясе лауреаты, Германия, Австрия халыкара конкурсларының беренче премияләре лауреаты, халыкара фестивальләргә һәм проектларга нигез салучы һәм җитәкче Рәшит Кәлимуллинның мәдәни инициативасы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International