"Созвездие-Йолдызлык" Арт-резиденциясе беренче тапкыр Россия милли республикаларының рус театрлары һәм чит илләрнең "Дуслык күпере" халыкара фестивалендә катнашты. Проект 19 нчы тапкыр уздырыла һәм быел ул Йошкар-Олада старт алды.
Кичә фестиваль кысаларында "Созвездие-Йолдызлык" театры труппасы Лопе де Вега пьесасы буенча "Хыялый гашыйк" («Изобретательная влюбленная») спектаклен тәкъдим итте. Спектакльнең режиссеры - Александр Туманов.
"Дуслык күпере" проекты "Созвездие-Йолдызлык" театрының иҗади хезмәт эшчәнлеге исемлегендә беренче фестиваль булды. Театрның әдәби бүлек мөдире Елена Аржакова сүзләренә караганда, Арт-резиденция уңышлы чыгышыннан соң, киләсе елда да фестивальдә катнашырга тәкъдим алды.
"Дуслык күпере" 29 ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Быелгы фестиваль программасында Махачкала һәм Майкоптан Рус театрлары, Чәбаксар, Уфа, Грозный, Казан театрлары, шулай ук фестиваль хуҗалары Георгий Константинов исемендәге Академия рус драма театры чыгышы бар.