Боратынский музеенда Петербург рәссамнарының рәсемнәре һәм графикасыннан торган «Язма китап» күргәзмәсе ачылачак

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

29 ноябрь 17:00 сәгатьтә Боратынский музеенда Петербург рәссамнары Николай Данилевский һәм Наталья Ходячева рәсемнәре һәм графикасыннан торган «Язма китап» күргәзмәсе ачылачак.

Рәссамнарның картиналары Россия, Германия, Ирландия, Франция, АКШ, Италия, Бельгия, Бөекбритания, Канада, Испания музейларында һәм шәхси коллекцияләрдә бар.

«Язма китап» - рәсем һәм графика гына түгел, ул үзенчәлекле арт-композиция. Картиналар белән бергә ике рәссамның һәм аларның  бабаларының әйберләре - китаплар, открыткалар, иске аклы-каралы фотографияләр дә тәкъдим ителгән. Куен дәфтәре кебек үк, алар  авторларның тормыш мизгелләрен күрсәтәләр. Проектның исеме шуннан барлыкка килгән.

Күргәзмә 2 декабрьгә кадәр дәвам итә, музейг керү билетлары белән һәм Пушкин картасы буенча керегә мөмкин.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International