Казанда «НУР - 2022» Бөтенроссия фестивале үтәчәк

2022 елның 28 ноябре, дүшәмбе

2022 елның 1 декабрендә 10:00 сәгатьтә Казан тимер юлчылар мәдәният сараенда «НУР - 2022» Бөтенроссия фестивален ачу тантанасы булачак.

Фестивальнең төп максаты - сәламәтлегенең мөмкинлекләре чикләнгән кешеләрнең актив тормыш позициясен формалаштыру һәм иҗади мөмкинлекләрен тормышка ашыру форсатын бирү.

Зур сәхнәдә илнең 25 төбәгеннән - Белгород, Волгоград, Киров, Мәскәү, Ульяновск өлкәсе, Удмурт, Чуваш Республикасы, Карелия Республикасы, Кырым, Алтай, Пермь крае, Ямал-Ненец автономияле округы, Еврей автономияле округы һәм башкалар чыгыш ясаячак.

Фестивальдә катнашучылар үзләренең талантларын вокал, хореография (төрле жанрларда), нәфис сүз, музыкаль-инструменталь сәнгать, оригиналь жанр кебек юнәлешләрдә күрсәтәчәкләр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International