Г.Камал театрында Казан театр училищесының 100 еллыгына багышланган юбилей кичәсе үтте

2022 елның 30 ноябре, чәршәмбе

Марат Әхмәтов: «Казан театр училищесы - һөнәри осталыкның югары мәктәбе».

Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Казан театр училищесының 100 еллыгына багышланган юбилей кичәсе үтте. Җылы һәм дустанә атмосферада КТУ уку йортын республика, шәһәр, театрлар җитәкчелеге, училищены тәмамлаучылар һәм студентлар котладылар һәм бүләкләр тапшырдылар.

Театр училищесын юбилее белән Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе урынбасары Марат Әхмәтов тәбрикләде.

Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы исеменнән котлау сүзләрен мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин җиткерде.

Казан театр училищесы коллективына Гүзәл Сәгыйтова Казан шәһәре Мэрының Рәхмәт хатын тапшырды.

Училищены юбилее белән Казан дәүләт мәдәният институты ректоры Роза Әхмәдиева да котлады. Училище коллективына ул Казан дәүләт мәдәният институтының Рәхмәт хатын тапшырды.

Училищены юбилее белән котларга Түбән Новгородтан Е.Евстигнеев исемендәге театр училищесы ректоры  Леонид Чигин килгән.

Юбилей кичәсендә КТУ уку йортын Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Казан дәүләт яшь тамашачы театры, Г.Кариев исемендәге Татар дәүләт яшь тамашачы театры, «Әкият» татар дәүләт курчак театры, Әлмәт татар дәүләт драма театры,  А.Гыйләҗев  исемендәге Яр Чаллы татар дәүләт драма театры һәм Рус «Мастеровые» драма театры котлады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International