ЯҢАЛЫКЛАР


6
декабрь, 2022 ел
сишәмбе

Әлмәт театрында яңа арт-киңлек барлыкка килде

14 декабрьдә Әлмәт театры музее бинасында тамашачылар өчен яңа арт-киңлек рәсми рәвештә ишекләрен ача. Ул «Татнефть» ГАҖ грантлары конкурсында алынган акчага җиһазландырылган. Агымдагы елның августында театр музеенда ремонт ясалган һәм яңа җиһазлар сатып алынган. Хәзер биредә заманча интерьер, тарих, экспонатлар тәкъдим итү өчен яңа технологияләр кулланыла.


5
декабрь, 2022 ел
дүшәмбе

10 декабрь А.С. Пушкин исемендәге Мәдәни үзәктә «Рус традицион мәдәниятенең яңа фактлары» дигән III хисап фәнни-гамәли сессиясе узачак.

2022 елның 5-11 декабрендә Казанда яшь режиссура «Кәсеп» («Ремесло») ХIV Бөтенроссия театраль фестиваль уза.

10 декабрьдә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 85 еллыгы уңаеннан бәйрәм концерты узачак. Чара 18:00 сәгатьтә башлана. 

«Созвездие-Йолдызлык» ачык республика телевизион яшьләр эстрада фестивале лауреатлары һәм җиңүчеләре Халыкара форум кысаларында Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы Конвенциянең 50 еллыгына багышланган концертлар бирә.

Бүген Татарстанның талантлы балаларына һәм яшьләренә ЮНЕСКО Яшьләр моделен ачу бәхете насыйп булды, ул Казанда 5-8 декабрьдә узачак.

Концерт программасы бүген Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концертлар залында үтә.

8-10 декабрьдә Казанда «Россия музейларында ислам мирасы» Бөтенроссия конференциясе узачак. Фәнни форум Татарстан җирендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган. Чарада чит ил вәкилләре дә катнаша.

Дүшәмбе, 5 декабрь көнне Казанда Бөтендөнья мәдәни һәм табигый мирасны саклау турындагы конвенциясенең 50 еллыгына Халыкара форумның рәсми ачылышы һәм пленар утырышы булды. Анда катнашучыларны Россия Федерациясе Мәдәният министры Ольга Любимова, Татарстан Республикасы башлыгы Рөстәм Миңнеханов һәм Россия Федерациясе табигый байлыклар һәм экология министры урынбасары Мурад Керимов сәламләде.

Бүген «Созвездие-Йолдызлык» Арт-резиденция гастроль эшчәнлеген актив үстерә, Татарстан буенча үзенең сәяхәтен дәвам итә, авыл һәм шәһәр тамашачысының көчле алкышларын яулый.

7 декабрьдә Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге ярдәме белән Россиянең халык артисты Константин Райкин һәм Югары сәхнә сәнгате мәктәбенең әйдәп баручы педагоглары Казанда абитуриентларны тыңлаячак.

4 декабрьдә Кәрим Тинчурин театры каршындагы сәламәтлеге чикле балаларның “Могҗиза” студиясенең “Миһербанлык” спектакле бик уңышлы узды, зал шыгрым тулы иде.  Спектакленең төп максаты – сәламәтлеге чикле балаларның иҗади мөмкинлекләренең чиксез булуын күрсәтү.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International