Әлмәт театрында яңа арт-киңлек барлыкка килде
14 декабрьдә Әлмәт театры музее бинасында тамашачылар өчен яңа арт-киңлек рәсми рәвештә ишекләрен ача. Ул «Татнефть» ГАҖ грантлары конкурсында алынган акчага җиһазландырылган. Агымдагы елның августында театр музеенда ремонт ясалган һәм яңа җиһазлар сатып алынган. Хәзер биредә заманча интерьер, тарих, экспонатлар тәкъдим итү өчен яңа технологияләр кулланыла.
Махсус әлеге киңлек өчен театр «Театр-территория... » проектын башлап җибәрә, кыскартылган версиясе - ТТ.
Ул өч юнәлештә үсәчәк: «Театр - диалог территориясе. Актер», «Театр - диалог территориясе. Партнер», «Театр - ирек территориясе». ТТ программасында популяр актерлар белән очрашу, сторителлинг, уку, театр нәфис сүз кичәләре, тематик мастер-класслар һәм башка чаралар узачак.
Декабрьдә «Театр - территория... » проекты кысаларында театр артистлары «Кораб түгел дөньям, көймә генә» дигән беренче программаны тәкъдим итәчәкләр.
Арт-киңлек программаларына Пушкин картасы буенча да керергә мөмкин. Әлмәт театрына кичке спектакльләргә килүчеләр өчен музейга керү бушлай.