Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбле үзенең 85 еллыгын бәйрәм концерты белән билгеләп үтәчәк

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

10 декабрьдә М. Җәлил исемендәге Татар дәүләт академия опера һәм балет театрында Татарстан Республикасы Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең 85 еллыгы уңаеннан бәйрәм концерты узачак. Чара 18:00 сәгатьтә башлана. 

Коллектив үзенең юбилей концертын республиканың төп сәхнәсендә – М. Җәлил исемендәге опера һәм балет театрында үткәрәчәк. Тамашачылар 30 артык концерт номерын күрә алачак. Чараның чакырылган кунагы – Татарстанның атказанган артисты, “Голос” проектында җиңүче, “Евровидение” финалисты Динә Гарипова. ТР Дәүләт ансамбленең хор төркеме белән берлектә ул “Гөлҗамал” татар халык җырын башкарачак. Әлеге номер – уртак иҗади эксперимент.

Бу кичтә сәхнәгә “Созвездие-Йолдызлык” XXII ачык республика телевизион яшьләр фестивале катнашучылары – Мамадыштан “Лаборатория” бию коллективы һәм Биектау районыннан Әдилә Зиннәтулина да чыгыш ясаячак. Алар – ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбленең “Милли гореф-гадәтләрне саклаган өчен” “Республика казанышы” махсус бүләгенә ия булды.

ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле балалар вокаль-хореография студиясендә тәрбияләнүчеләр дә үз иҗатларын тәкъдим итәчәк. Коллективның сәнгать җитәкчесе, Россия Федерациясенең атказанган артисты һәм Татарстан Республикасының халык артисты Айрат Хәмитов сүзләренә караганда, хәзерге вакытта студиядә 5 яшьтән алып 12 яшькә кадәрге 50 якын бала шөгыльләнә. Студиянең иң яхшы укучылары дәүләт ансамбле артистлары белән бер сәхнәгә “Гармун-гармун”, “Яз” һәм “Егетләр” номерында чыгачак. 

Айрат Хәмитов әйтүенчә, концертта ТР Дәүләт ансамбле артистларының күп санлы соло номерлары планлаштырылган. “Алтын фонд”тан тыш, яңа номерлар да тәкъдим ителәчәк. Программа “Халкым” патриотик җыры (В. Усманов музыкасы, Н.Касыймов сүзләре) белән тәмамлана. Бу җыр ансамбльнең иҗади язмышына аваздаш. “Безнең коллектив-милләтнең чын йөзе, – дип ассызыклады ТР Дәүләт ансамбленең сәнгать җитәкчесе. – Гүзәллек, югары осталык, башкаруның күңелгә үтеп керүе һәм җанлы тавыш – болар барысы да беркемне дә битараф калдырмыйча, энергиянең бердәм үзәгенә җыела”. 

1937 елда оештырылган ТР Дәүләт җыр һәм бию ансамбле – уникаль коллектив. Аның репертуарында татар халкының милли традицияләре саклана һәм пропагандалана. 85 ел эчендә 50 артык уникаль программа, күпсанлы аерым номерлар һәм композицияләр булдырылган. “Безнең коллектив сәхнәдә берьюлы дүрт сәнгать юнәлешен күрсәтә: музыка, бию, җыр һәм костюм. Шуңа күрә тамашачының татар халкы – моңы, тарихы һәм язмышы турында тулы сурәте туа”, – дип ассызыклады коллектив директоры, ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Юрий Жуков.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International