7 декабрьдә Татарстан Республикасы театр әһелләре берлеге ярдәме белән Россиянең халык артисты Константин Райкин һәм Югары сәхнә сәнгате мәктәбенең әйдәп баручы педагоглары Казанда абитуриентларны тыңлаячак.
2023 елның язында Константин Райкинның остаханәсе Югары сәхнә сәнгате мәктәбе каршында беренче курска абитуриентлар кабул итүне яңарта. Мөһим яңалык актерлар белән бергә курска режиссёрлар да җыячаклар.
Шунысы игътибарга лаек, Театр мәктәбе осталары һәм шәхсән Райкин тарафыннан курсның остазы булу мөмкинлеге Татарстанның барлык яшьләре өчен дә барлыкка киләчәк. Моннан тыш, Казанда беренчел сынап карау гына түгел, ә сайлап алуның беренче һәм икенче турлары узачак һәм уңышлы үткән очракта абитуриент шунда ук өченче турга күчереләчәк, бу абитуриентның остаханәгә укырга керү мөмкинлеген шактый арттырачак (өченче тур Мәскәүдә 2023 елның яз һәм җәй айларында узачак).
Сайлап алуда катнашу өчен Югары сәхнә сәнгате мәктәбенең рәсми сайтына керергә һәм сылтама буенча күчәргә, гариза тутырырга һәм җавап хаты көтәргә кирәк.