Казанда «Россия музейларында ислам мирасы» Бөтенроссия конференциясе узачак

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

8-10 декабрьдә Казанда «Россия музейларында ислам мирасы» Бөтенроссия конференциясе узачак. Фәнни форум Татарстан җирендә ислам динен кабул итүнең 1100 еллыгына багышланган. Чарада чит ил вәкилләре дә катнаша.

Докладлар белән музейлар, архив, китапханә һәм мәгариф учреждениеләре белгечләре, Санкт-Петербург, Казан, Азов, Грозный, Саранск, Истанбул, Баку һәм башка шәһәр белгечләре чыгыш ясаячак.

Катнашучылар мөселман мәдәнияте предметларының уникаль коллекцияләре турында сөйләячәк. Ислам дине тарихы, хәзерге дөньяда ислам сәнгатенең роле, рухи кыйммәтләрне саклау, диннәр арасындагы диалог турында сүз барачак.

Конференция элегрәк Казанда Ислам мәдәнияте, фән һәм мәгариф фонды ярдәме белән узган фәнни форумнарны дәвам итә. Бу Ислам дөньясының мәдәни мирасын өйрәнү һәм тәкъдим итү буенча хезмәттәшлекне үстерүдә тагын бер адым булып тора.

Фәнни форум ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән ТР Милли музее тарафыннан оештырылган. Оештыручылар - Мәрҗани исемендәге тарих институты, Болгар ислам академиясе һәм Россия ислам институты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International