Казанда ХIV Бөтенроссия яшь режиссура театраль «Кәсеп» фестивале уза

2022 елның 5 декабре, дүшәмбе

2022 елның 5-11 декабрендә Казанда яшь режиссура «Кәсеп» («Ремесло») ХIV Бөтенроссия театраль фестиваль уза.

Быел Татарстан Республикасы театрлары белән беррәттән чарада Санкт-Петербург, Владимир һәм Чиләбе коллективлары да катнашачак.

Фестиваль афишасына 19 спектакль керде. Барлыгы 15 театраль коллектив тәкъдим ителәчәк. Фестиваль кысаларында ике премьера көтелә: «Рөстәмнең маҗаралары» (Кәриев театры) һәм «Демидов утары» театраль резиденциясендә «Музей» спектакле.

«Кәсеп» фестивале спектакльләрен 8 театр мәйданчыгында күрсәтәчәкләр, шуларның 6 сы Казанда булачак: Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Г.Кәриев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры, Яшь тамашачы театры (ТЮЗ), «Әкият» Татар дәүләт курчак театры, «Демидов утары» театры.

Быел Идел буе Болгар дәүләтендә Ислам дине кабул ителүгә 1100 ел тулу билгеләп үтелә. Шул рәвешле, «Иман һәм илһам» махсус программасы кысаларында фестивальдә Буа дәүләт драма театрының (режиссер - Тимур Кулов) һәм Г.Кәриев театрының «Йосыф» (режиссер - Ренат Әюпов) спектакльләре күрсәтеләчәк.

Традиция буенча «Кәсеп» фестивале кысаларында мәгариф программа да оештырыла, анда режиссёрлар һәм театр тәнкыйтьчеләре белән иҗади очрашулар көтелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International