XVI Казан кинофестивале ТАССРның 100 еллыгына багышлана

2020 елның 24 апреле, җомга

2020 елның 4-9 сентябрендә Казанда XVI халыкара мөселман киносы фестивале узачак. Фестивальнең төп темасы - ТАССРның 100 еллыгы. Бу вакыйгага берничә программа багышлана.

Программаларның берсендә күренекле вакыйгалар, совет чорының күренекле сәнгать эшлеклеләре турында архив фильмнары тәкъдим ителәчәк. Тагын бер җыентык Казанда төшерелгән фильмнарга багышлана һәм үз эченә шәһәрнең танылган истәлекле урыннарын ала.

Гадәттәгечә, программага «Казан премьералары» махсус проекты кертеләчәк, анда Татарстан кинематографистлары хәзерге вакытта эшли торган картиналарын яки әле генә иҗат иткән фильмнарын тәкъдир итәчәк. 2019 ел ахырында Татарстан һәм Үзбәкстан кинематографистлары тарафыннан Зифа Кадыйрова романы буенча төшерелгән «Сөмбел» тулы метражлы фильмының  премьерасы булыр дип көтелә.

Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, Россиянең төрле шәһәрләрендә ТАССРның 100 еллыгы эгидасы астында «Заманча Татарстан киносы атнасы» уза. Әйтик, агымдагы ел башыннан И.Ягъфәровның «Байгал», Ә.Галиәскәровның «Мулла», И.Рәхимбайның «Әпипә» һәм башка фильмнар Мәскәү, Санкт-Петербург, Әстерхан, Краснодар, Иркутск, Екатеринбург, Оренбург һәм башка шәһәрләрдә күрсәтелгән. 2020 ел дәвамында бу проект Россиянең 43 регионын колачлаячак.

Казан Халыкара мөселман киносы фестивале Татарстан башкаласында 2005 елдан бирле үткәрелә. Форумның тематикасы - гомумкешелек рухи-әхлакый, гаилә кыйммәтләре, мәдәни традицияләр, тынычлык урнаштыру, толерантлык һәм гуманизм идеяләре. Фестивальнең девизы - «Мәдәниятләр диалогы аша һәм диалог культурасына».

2020 елда Казан кинофорумы 4-9 сентябрьдә узачак. Фестивальгә гаризалар 1 июньгә кадәр кабул ителә. Өстәмә мәгълүмат - фестивальнең рәсми сайтында kazan-mfmk.com

Оештыручылар: «Россия Федерациясе Кинематографистлар берлеге»нең Татарстан Республикасындагы төбәк бүлеге катнашында Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы, Россия Мөфтиләр советы, Казан шәһәре муниципаль берәмлеге Башкарма комитеты, Татарстан Республикасы «Татаркино» дәүләт бюджет мәдәният учреждениесе. Фестивальнең партнеры — «Россия-Ислам дөньясы» Стратегик караш төркеме. Фестиваль Татарстан Республикасы Президенты Р.Н.Миңнеханов ярдәме белән үткәрелә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International