26 апрель - безнең республика өчен истәлекле дата - бөек татар шагыйре, хәзерге заман татар әдәби теленә нигез салучыларның берсе булган Габдулла Тукайның туган көненә багышланган Туган тел көне. Быел татар шигърияте классигы, публицист һәм җәмәгать эшлеклесенең тууына 134 ел тула.
Бу көннәрдә үз-үзеңне изоляцияләү режимында булу таләп ителсә дә, килеп туган вәзгыять Туган көннең мөһимлеген киметми. Объектив шартларны исәпкә алып, бәйрәм форматы гына үзгәрә.
26 апрельдә 12.00 сәгатьтә «Татарстан-Яңа Гасыр» телеканалында бәйрәм фильм-концерты күрсәтеләчәк. Концерт барышында 2020 елда Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясенә лауреатлар игълан ителәчәк.
Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тарафыннан ел саен үткәрелә торган Шигърият бәйрәме быел үзенең масштабларын киңәйтә. Социаль челтәрләрдә (Вконтакте, Фейсбук, инстаграм) флешмоб оештырылачак, анда танылган шагыйрьләр, язучылар, Габдулла Тукай биографиясен һәм иҗатын өйрәнүчеләр, шул исәптән күрше төбәкләр һәм чит ил вәкилләре (Чувашия, Төркия, Әзербайҗан, Үзбәкстан һ.б.), катнаша алачак. Бөек шагыйрьнең шигырьләре бу көнне төрле телләрдә яңгыраячак. 26 апрельдә нәкъ көн уртасында башланачак акциягә барлык теләүчеләр дә кушыла ала. Моның өчен яраткан шигырьне укып, аны видеога яздырырга, роликны #шигырьбәйрәмеһәм#Тукайтуганкөн#Праздникпоэзиионлайн #ДеньрожденияТукая хештегы белән үз аккаунтыңда урнаштырырга кирәк.
Моннан тыш, бәйрәмгә Татарстан мәдәният учреждениеләре дә зур тематик онлайн-программа әзерли. Шул рәвешле, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артистлары үзләрнең YouTube - каналында һәм учреждениенең социаль челтәрләрдәге аккаунтларында Тукай шигырьләрен укый. Акция ахырында актерлар «Туган тел» җырын башкарачак.
Шигъри флешмоблар һәм марафоннар «Әкият» курчак театрының, Татарстан Республикасы Милли музее һәм Г.Тукай әдәби музееның социаль челтәрләрендә дә старт ала.
Татар әдәбияты тарихы музее һәм Шәриф Камал мемориаль фатиры - Татар китабы йорты белән рәсми Instagram-аккаунтының туры эфирында Тукайның иҗатын өйрәнүчеләр, тәнкыйтьчеләр, Г.Тукай премиясенең 2020 елгы лауреатлары, хәзерге заман язучылары белән видеоконференция һәм фикер алышу оештыра. Шулай ук Г.Тукайның тормышы һәм иҗаты буенча «Без белгән һәм белмәгән Тукай» онлайн-квестын үткәрү планлаштырыла.
Композитор Н.Г.Җиһанов музееның YouTube-каналында һәм социаль челтәрләрендә «Нәҗип Җиһанов иҗатында Габдулла Тукай әсәрләре» программасы булачак.