25 апрельдә онлайн режимда «МӘХӘББӘТЛЕ ЕЛЛАР: ЛИРИКА» дигән исем астында шигъри кичә узачак

2020 елның 24 апреле, җомга

25 апрельдә 19:00-20:30 сәгатьтә Калеб яшьләр берләшмәсе һәм Татар китабы йорты BERGӘ акциясе кысаларында онлайн режимда «МӘХӘББӘТЛЕ ЕЛЛАР: ЛИРИКА» шигъри кичәсен үткәрә. Катнашучылар саны шактый: ул Казан, ТР шәһәрләре һәм районнары, РФ төбәкләре, Германия, Төркияне  колачлый...

Шигъри кичә мөһим даталарга – Габдулла Тукайның туган көненә, Шигърият көненә һәм Туган тел көненә багышлана.

Проектта 23 шагыйрь һәм 5 актер катнашачак.

“Һәркем үзизоляциядә булырга тиешле бу катлаулы вакытта, мәхәббәт турында сөйләргә кирәкме икән, дигән сорау туарга мөмкин. Ә җавап гади: иң авыр вакытларда да кешеләрне бары мәхәббәт кенә берләштерә һәм коткарып кала алган. Татар шигърияте гасырлар дәвамында  тирән лирикага ия булган. Һәм ул шуның белән көчле һәм кабатланмас та", - дип сөйләде проект авторлары.

Кичәне Йолдыз Миңнуллина һәм Луиза Янсуар алып барачак.

Эфирга түбәндәге  аккаунтлар буенча тоташырга мөмкин:

• https://www.instagram.com/kalebtatar/?hl=ru

• https://www.instagram.com/tatar_kitabi_yorti/?hl=ru

• https://vk.com/kalebtatar

• https://vk.com/tatbookhouse

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International