Дәүләт Зур концерт залы һәм ТР Дәүләт камера хоры: «Җиңүгә кадәр 15 җыр!»

2020 елның 22 апреле, чәршәмбе

Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры һәм С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы Җиңү көне алдыннан җырлы онлайн-проект  башлап җибәрә.

Быел, бөтен дөньяда таралган коронавируска бәйле вәзгыять  аркасында, ТР Дәүләт камера хоры барлык теләүчеләрне «Җиңүгә кадәр 15 җыр» онлайн-проектына берләштерә.

2020 елның 25 апреленнән 8 маена кадәр көн саен 21:00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Дәүләт камера хоры репертуарындагы җырларның берсе трансляцияләнәчәк. 9 Май, Җиңү Көнендә, 21.00 сәгатьтә, барлык җырлар да бер бәйрәм концертына берләшәчәк.

«Җиңүгә кадәр 15 җыр», программа:

1. РФ Гимны, ТР Гимны
2. Б. Окуджава «Десантный батальон»
3. А. Островский «Солнечный круг»
4. Р. Хозак «От героев былых времён»
5. Хәрби җырлардан попурри («Смуглянка», «Катюша», «Казаки», «Песенка фронтового шофёра»)
6. И. Матвиенко «Песня про коня»
7. И. Матвиенко «От Волги до Енисея»
8. Д. Тухманов «Как прекрасен этот мир»
9. И. Матвиенко «Комбат»
10. В. Вакуленко «Сансара»
11. У. Рәшитов «Туган як»
12. «Калинка» рус халык җыры
13. «Туган тел»
14. И. Матвиенко «Жить»
15. Д. Тухманов «День Победы»

Трансляция @gbkz_saidash  һәм  @tatarstanchoir инстаграмм-каналлары, gbkz-rt.ru С. Сәйдәшев исемендәге Дәүләт Зур концерт залы сайты,  Youtube канал аша оештырыла.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International