Татарстан Республикасы Милли музее коллекциясе Татарстанның иң югары дәүләт бүләге – күренекле татар җырчысы Илһам Шакировка бирелгән «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» 1нче номерлы ордены - белән тулыланды. Мондый инициатива белән легендар артистның туганнары чыккан.
Илһам Шакиров Габдулла Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе солисты-вокалисты һәм Г.Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясенең сәнгать җитәкчесе була. Ул республиканың иң югары бүләге — «Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен» ордены белән беренче булып бүләкләнә. Орден җырчыга 2005 елның 16 февралендә тапшырыла.
Орден 925нче проба көмештән, алтын һәм эмаль йөгертелгән сигез почмаклы йолдыз рәвешендә ясалган.
Туганнары музейга танылган ватандашыбызның ордены белән бергә артистның башка бүләкләрен дә тапшырырга карар кылган.
ТР Милли музее генераль директоры Гөлчәчәк Нәҗипова сүзләренә караганда, ядкарьләр 1990 нчы еллардан бирле формалаша башлаган Илһам Шакировның мемориаль коллекциясе составына керәчәк. Бүген музейда документлар һәм фотографияләр, шәхси әйберләр, чыгышлар афишалары һәм программалары, кулъязмалар, хатлар, китаплар, җырчы башкаруындагы язмалар белән пластинкалар бар, аларның күбесе 1995-1997 елларда Илһам Шакиров, шулай ук «Җыен» фонды һәм ТР Мәдәният министрлыгы тарафыннан тапшырылган.
И.Шакиров коллекциясе танылган татар композиторлары һәм музыкантлары – С.Сәйдәшев, А.Ключарев, М.Мозаффаров, Н.Җиһанов, Җ.Фәйзи, Ф. Яруллин, Ф.Туишев һәм башкаларның шәхси коллекцияләренең бер өлешен тәшкил итә.