Татарстанда онлайн-китапханә төне: әдәби флешмоб, тематик викториналар, мастер-класслар һәм акцияләр

2020 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

Эпидемиологик хәлнең уңай булмавы  сәбәпле, быел «Библиотөн» онлайн-марафон режимында узачак. Акция Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышлана.

25 апрельдә 16:00 сәгатьтә «Библиотөн»нең рәсми мәйданчыгында танылган актерлар, язучылар, мәдәният һәм спорт эшлеклеләре бөтен ил китапханәчеләре белән бергә #75словПобеды бөтенроссия онлайн-марафонын башлап җибәрә. Эфирда алар хәрби корреспонденциядән, шәхси хатлардан, шулай ук фронтта һәм тылда яратып укылган китаплардан өзекләр укып, эстафетаны тамашачыларга тапшырачак. Трансляцияне акция битендә, «Мәдәният.РФ» порталы битләрендә, «ВКонтакте» һәм «Одноклассники» социаль челтәрләрендә карарга мөмкин булачак.

Онлайн-марафонга һәркем кушыла ала. Моның өчен хаттан яки яраткан китаптан истәлекле өзекне видеога яздырырга һәм #75словПобеды хэштегы белән теләсә кайсы социаль челтәргә урнаштырырга кирәк. Иң кызыклы, үзенчәлекле чыгышлар акция битендә урын алачак.

Истәлекле акция Татарстан китапханәләрен дә берләштерде.

Шул рәвешле, Татарстан Республикасы Милли китапханәсенең социаль челтәрләрендә бу көнне танылган артистлар һәм язучылар Бөек Ватан сугышы турында яраткан әсәрләреннән өзекләр, китапханәчеләр популяр китапларга тематик күзәтү тәкъдим итәчәк.

Instagram: https://instagram.com/kitaphane_tatarstan?igshid=1qmlcttbxgzt5

ВКонтакт:  https://vk.com/kitaphane_tatarstan

Республиканың сукырлар һәм начар күрүчеләр өчен махсус республика китапханәсе тарафыннан әзерләнгән программа 25 апрельдә #75словПобеды марафонында катнашу белән башланып китә.

Алга таба учреждениенең виртуаль мәйданчыкларында 15 көн дәвамында «Без хәтерлибез» программасы кысаларында тематик акцияләр, конкурслар, викториналар узачак:

• 26 апрель – «Сугыш йөрәк аша уза». Театр артистлары күрмәүче авторларның сугыш турындагы шигырьләрен укый.

• 27-28 апрель – Әдәби флешбук. Китапханә хезмәткәрләре китап укучылар белән бергә сугыш турында шигырьләр һәм хикәяләр укый, китапханәнең үз басмалары һәм тематик материаллары белән таныштыра.

• 29 апрель – «Мин сезгә сугыш турында сөйлим», китапханә хезмәткәрләренең һәм китап укучыларының гаилә тарихлары көне.

• 30 апрель  - «Җиңүнең 24 кадры». Хәрби-патриотик кино көне кысаларында тифлокомментарийлар белән фильмнар күрсәтү, викториналар, хәрби тематикага фильмнар буенча уеннар оештырыла.

• 1 май -  «Тынычлык күгәрчене» - хәрби тематикадагы кул эшләнмәләре буенча мастер-класслар.

• 2 май – «Җиңү тавышы» интернет-эстафетасы - китапханә хезмәткәрләре һәм укучылары тарафыннан сугыш турында шигырьләр һәм җырлар башкарыла.

• 3 май - Бөек Ватан сугышы елларында Татарстан.

• 4-6 май –  рәсем һәм кул эшләре онлайн-конкурсы.

• 7-9 май – «Күрмәүче ветераннарның үлемсез полкы»  виртуаль чарасы, ул күрмәүче сугыш ветераннарының биографиясе һәм батырлыклары белән таныштыра.

Виртуаль мәйданчыклар:

Республика яшүсмерләр китапханәсендәге чаралар:

Сайтта: http://www.ryltat.ru

социаль челтәрләрдә мәгълүмат:

Instagramhttps://www.instagram.com/ryub_rt/  

ВКонтакте https://vk.com/ryltat

Китап күргәзмәсе буенча виртуаль тематик экскурсия уздырылачак. Белгечләр интернет ресурсларда Бөек Ватан сугышына багышланган күпсанлы мәгълүмат тәкъдим итә.

 

Республика балалар китапханәсе программасында - Татарстан язучылары, китапханәчеләре тарафыннан балалар китапханәсе өчен махсус язылган эксклюзив роликларны трансляцияләү, мастер-класслар, виртуаль китап күргәзмәсе. Онлайн-программаны китапханәнең рәсми сайтында һәм социаль челтәрләрендә карарга мөмкин булачак.

 

Татарстан Республикасы Милли музее да бу акциядән читтә калмаган. Бу көнгә биредә зур онлайн-программа әзерләнгән, ул 10 сәгатьтән артык дәвам итәчәк. Акциядә музейның структур бүлекчәләре: 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей-мемориалы, М.Җәлил Музей-фатиры, Н. Җиһанов Музей-фатиры, Г.Тукай әдәби музее, А.М. Горький һәм Ф.И. Шаляпин музее, Красновидово авылындагы А.М.Горький музее да катнашачак.

Тулырак мәгълүматны рәсми сайтта табарга мөмкин: https://tatmuseum.ru/

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International