Лаборатория вакыйгаларында катнашу өчен 14 яшьтән 26 яшькә кадәрге яшь кешеләр чакырыла. Аларга конкурстан тыш иҗади бирем үтәргә – Лев Толстойның Казан чоры турындагы "Искание" документаль фильмына эпизодлар әзерләргә кирәк.
Укуларны кино һәм туган якны өйрәнү өлкәсендә эшләүче Мәскәү һәм Казан белгечләре үткәрәчәк. Режиссура, сценария язу осталыгы һәм операторлык сәнгате буенча интенсивлар тәмамланганнан соң, 5 команда формалашачак. Алар чын фильм төшерү мәйданчыгында үз мөмкинлекләрен сынап карый алачак.
Проектның нәтиҗәсе буларак, Лев Толстойның Казанда узган еллары турында документаль фильм төшереләчәк. Фильм аның язучы буларак җитлегүе, Казан һәм Император университеты, XIX гасырның көнкүреше һәм әхлаклары турында була, чор интерьер, костюмнар һәм шәһәр кыяфәтен график реконструкцияләү ярдәмендә сүрәтләнә. Картинаны тәкъдир итү Казанда, Мәскәүдә, Балахнада (Түбән Новгород өлкәсе), Ясная Полянада планлаштырылган.
«Бу проект лаборатория эшчәнлегендә катнашу аша рус әдәбиятын популярлаштыруга юнәлдерелгән. Шулай ук ул киноиндустрия һөнәрләре белән якыннан танышырга мөмкинлек бирә. Ә нәтиҗәдә без Лев Толстойның Казан чоры турында сыйфатлы документаль фильм алачакбыз», - дип сөйләде ТР Иҗтимагый палатасы әгъзасы, Татарстан Халыклары ассамблеясе Советы Рәисе урынбасары, ТР Рус милли-мәдәни берләшмәсе идарәсе рәисе Ирина Александровская.
Тулырак мәгълүматны проектның ТолстойЛаб.рф сайтында алырга мөмкин.
Элемтә өчен җаваплы хезмәткәр – Вячеслав Иванчук, +7-996-337-55-67; +7-908-159-98-72.