Акция башлануга багышлап «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында оештырылган матбугат конференциясендә Татарстан мәдәният министры урынбасары Дамир Натфуллин катнашты. Аның сүзләренчә, Татарстан музейлары Ассоциациясе һәм ТР Милли музее тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла торган проект уникаль булып санала һәм мондый чаралар башка беркайда да үткәрелми.
«Татарстанның музей язы» проектының 2020 елдагы төп темалары: Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгы, ТАССР төзелүнең 100 еллыгы, шулай ук Татарстан Республикасы Милли музееның 125 еллыгы булачак,-дип хәбәр итте Дамир Натфуллин. – Быел ул алтынчы тапкыр гамәлгә ашырыла, чаралар дәүләт һәм муниципаль музейларда да узачак. Проект республиканың йөздән артык музеен колачлый. Барлык чаралар да беренче тапкыр онлайн режимда үткәреләчәк».
Атна дәвамында виртуаль мәйданчыкларда (Интернетта, радио һәм телевидениедә, шулай ук мультимедиа кушымталарында) республика музейлары виртуаль экскурсияләр, лекторийлар, шигъри челленджлар, конкурслар һәм флэш-моблар, шулай ук төрле һөнәр ияләре белән мастер-класслар һәм очрашулар тәкъдим итәчәк.
«Татарстанның музей язы» акциясенең программасы:
21 апрель – «Таныш булыгыз: Татарстан музейлары!»
Көн юбилейларын билгеләп үтүче музейларга багышланган. Быел аларның саны аеруча күп: Тәтеш ягы тарихы музеена 100 ел; А.М.Горький һәм Ф.И.Шаляпин музеена - 80 ел; Ш. Камал мемориаль фатиры белән татар әдәбияты тарихы музеена - 70 ел; Муса Җәлил мемориаль музеена - 50 ел; Чаллы картиналар галереясенә - 40 ел; Лениногорск Туган якны өйрәнү музее, Балык Бистәсе Туган якны өйрәнү музее һәм Зәй Туган якны өйрәнү музейларына - 35 ел, Баулы муниципаль районының Туган якны өйрәнү музее, Чүпрәле муниципаль районының Туган якны өйрәнү музее, Мөслим Туган якны өйрәнү музее, Хәсән Туфан музей-йорты, Б.Пастернак мемориаль музейларына - 30 ел, Ризаэддин Фәхреддин мемориаль музее, Себер тракты тарихы һәм Муса Җәлил музее, Кукмара муниципаль районының Туган якны өйрәнү музеена - 25 ел-; 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы музей – мемориалына – 15 ел; Бөек Ватан сугышы һәм туган якны өйрәнү Музее (Сарман районы) - 10 ел.
Музейлар үз проектлары һәм казанышлары турында сөйләячәк.
22 апрель – «Музейлар һәм коллекционерлар»
Һәр музей үз коллекцияләренең формалашу тарихы турында сөйләячәк, аеруча кызыклы, уникаль экспонатларны тәкъдим итәчәк. Татарстан Республикасы Милли музеенда бу көн профессор Г.Н.Вульфсон тууына 100 ел тулуга багышланган.
23 апрель – «Мин - Россия гражданины! Мин - Татарстан баласы!»
Музейлар паспорт тарихына, Россия, Татарстан һәм муниципаль берәмлекләрнең дәүләт символларына багышланган экспонатларны тәкъдим итәчәк, шулай ук республиканың музейларында илнең яшь гражданнарына паспорт тапшыру тантанасында катнашкан күренекле замандашлары белән таныштырачак.
24 апрель –«Республика музейлары - ТАССРның 100 еллыгына багышлап»
ТАССР оешуга 100 ел тулуга багышланган тематик проектларны тәкъдир итү. «ТАССРның 100 еллыгына 100 музей маршруты» проектын тәкъдим итү аеруча кызыклы булачак.
25 апрель - «Китапханә төне. Безнең Җиңү истәлеге».
Бу көн 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 75 еллыгына багышланган. Төп мәйданчык - Татарстан Республикасының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Виртуаль музее. tatfrontu.ru
26 апрель – «Музейда Туган тел көне»
Музей чаралары Г.Тукайның туган көненә һәм татар телен саклауга багышлана.
Акция чаралары турында мәгълүмат Татарстан Республикасы Милли музее сайтында - tatmuseum.ru; Татарстан Республикасының 1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышы Виртуаль музеенда – tatfrontu.ru; Татарстан музейлары Ассоциациясе – музеев-татарстана.рф; катнашучы музейлар сайтларында һәм социаль челтәрләрдә урнаштырылачак.
Белешмә: "Татарстанның музей язы" - ел саен Татарстан музейлары Ассоциациясе һәм ТР Милли музее тарафыннан ТР Мәдәният министрлыгы ярдәме белән оештырыла торган республика акциясе. Музейара партнерлыкны ныгыту республиканың музей эшен үстерүдә мөһим юнәлеш булып тора.
Татарстан Республикасы - Россиянең эре музей үзәге, анда 1300дән артык музей эшли. Алар арасында - 14 дәүләт (структур бүлекчәләре белән – 68), 50 муниципаль (структур бүлекчәләре белән – 105), 233кә якын ведомство, 900 мәктәп музее һәм 32 шәхси музей бар.