Татарстан Республикасы язучылар берлеге рәисе итеп Ркаил Зәйдулла сайланды. Ркаил Зәйдулла - Татарстанның халык шагыйре, Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, Муса Җәлил исемендәге республика премиясе лауреаты, шагыйрь, язучы, публицист, тәрҗемәче.
Иртәгә 3 март көнне Казанда Татарстан Республикасы язучылар берлегенең XIX съезды ачыла. Чара өч мәйданчыкта узачак: республиканың башка шәһәрләреннән килгән катнашучылар өчен видеоконференцэлемтә оештырыла. Съезд сәг. 10:00 ачыла. Теркәлү сәг. 9:00 башлана.
Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры оркестрының баш дирижеры һәм музыка бүлеге мөдире итеп Данияр Соколов билгеләнде.
ТР мәдәният министры Ирада Әюпованың иҗтимагый башлангычта эшләүче киңәшчеләре барлыкка килде
4 март көнне Горький һәм Шаляпин исемендәге музейда Альбина Әпсәләмованың «Йөз миллион ватт» исемле шигърият кичәсе узачак.
2021 елда ике тарихи шәхеснең истәлекле юбилейлары билгеләп үтелә: герой-шагыйрь Муса Җәлилнең тууына 115 ел һәм күренекле композитор Нәҗип Җиһановның тууына 110 ел тула.
5 март көнне 14:00 сәгатьтә Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда Казан рәссамы-чокып ясаучы Александр Ивановның «Кунакчыл Татарстан» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә 6 марттан эшли башлый.
19 яшь шагыйрь үзләренең шигыренә видеоарт төшерү мөмкинлеге өчен көрәште.
Һәр фильм Бөтенроссия һәм Халыкара балалар иҗатының дәрәҗәле медиа мәйданчыкларында танылды. Һәм хәзер, "Сотворение" балалар киносын үстерү Фонды Татарстан Республикасы балалары белән яңа сезонга кыска метражлы фильмнар төшерүне дәвам итә.
25 февральдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган Халыкара туган телләр көне айлыгына багышланган матбугат конференциясе үтә.