25 февральдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Халыкара туган телләр көне айлыгына багышланган матбугат конференциясе уза

2021 елның 25 феврале, пәнҗешәмбе

25 февральдә «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстанда Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елы кысаларында оештырылган Халыкара туган телләр көне айлыгына багышланган матбугат конференциясе үтә.

Матбугат конференциясендә Халыкара туган телләр көне айлыгына йомгак ясалачак, планга 31 чара кертелгән.

2021 ел  Татарстан Республикасында Туган  телләр һәм Халык бердәмлеге  елы дип игълан ителде. 21 февраль ел саен Халыкара туган телләр көне буларак билгеләп үтелә. Әлеге бәйрәм алдыннан Татарстан Республикасының муниципаль районнарында, дәүләт мәдәният учреждениеләрендә һәм мәгариф оешмаларында Туган телләр көненә багышланган чаралар циклы планлаштырылган иде.

Чарада Татарстан Республикасы Халыклар Дуслыгы Йорты директоры Ирек Шәрипов, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының челтәрле багланышлар, халыкара һәм төбәкара хезмәттәшлек бүлеге башлыгы Виктория Даутова, Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министрлыгының милли белем бирү бүлеге башлыгы Энҗе Гыйззәтуллина катнаша.

Белешмәләр өчен телефон: +79376154721.

состоится общественное обсуждение результатов реализации публично сформированных целей и задач на 2020 год

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International