"Хәзинә" галереясендә М.Җәлилнең 115 еллыгы һәм Н.Җиһановның 110 еллыгына багышланган күргәзмә ачыла

2021 елның 26 феврале, җомга

2021 елда  ике тарихи шәхеснең истәлекле  юбилейлары билгеләп үтелә: герой-шагыйрь  Муса Җәлилнең тууына 115 ел һәм  күренекле композитор Нәҗип Җиһановның  тууына 110 ел тула.

«Җаннар дуслыгы» күргәзмәсе татар шагыйре, Советлар Союзы Герое, Ленин премиясе лауреаты-Муса Җәлилгә һәм совет композиторы, СССРның халык артисты, Татарстан Композиторлар берлегенең беренче рәисе, Казан дәүләт консерваториясенә нигез салучы Нәҗип Җиһановның иҗади дуслыгына багышлана.

Күргәзмәнең төп максаты-тамашачыны республиканың музыка мәдәнияте тарихы белән бәйле булган М.Җәлилнең иҗат эшчәнлеге белән таныштырудан гыйбарәт. Мәскәү дәүләт консерваториясе каршындагы Татар опера студиясенең әдәби бүлеге мөдире Җәлил татар опера һәм балет театрын оештыруда катнаша.

Экспозициянең иң мөһим бүлеге Муса Җәлил һәм композитор Нәҗип Җиһановның иҗат берлегенә багышлана. "Илдар" операсы (Бөек Ватан сугышы турында беренче совет операларының берсе) һәм "Алтынчәч" операсы (Дәүләт премиясенә лаек булган әкияти-эпик сюжетлы беренче милли әсәр) ике бөек шәхеснең беренче иҗат җимешләре. Сугыштан соң Н.Җиһанов Ватанга үзенең җырларын бүләк иткән геройга багшылап «Шагыйрь» һәм «Җәлил» операларын яза.

Җиһанов һәм Җәлил хезмәттәшлеге нәтиҗәле була һәм ике күренекле татар сәнгате эшлеклеләренең шәхси дуслыгын ныгыта. Н.Җиһанов ул көннәрне искә алып Җәлил турында: «Алтынчәч» операсы өстендә бергәләп эшләгән көннәрне беркайчан да онытмаячакмын. Еш кына иртәнгә кадәр утырып бәхәсләшә идек...аның белән эшләү кызык һәм күңелле иде-ул музыканы бик яратты, сизде, тойды һәм аны халык мәдәнияте үсеше өчен бик зур әһәмияткә ия булуын аңлады», -дип сөйләгән.

Күргәзмәдә рәсем һәм график әсәрләр архив фоторәсемнәре, документлар һәм танылган шәхесләрнең шәхси әйберләре белән тулыландырылган.

Ачылу тантанасында Казан шәһәре филармониясе артистлары: Татарстан Республикасының атказанган артисты Айдар Габдинов, Татарстан Республикасының атказанган артисты Гөлшат Имамиева, Халыкара конкурслар лауреаты Рөстәм Насыйбуллин чыгыш ясаячак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International