2020 елда Казанда төшерелгән «Уены чыны бергә» («И в шутку, и всерьёз») кинопроекты фильмнары 16 тапкыр җиңү яулады

2021 елның 26 феврале, җомга

Һәр фильм Бөтенроссия һәм Халыкара балалар иҗатының дәрәҗәле медиа мәйданчыкларында танылды. Һәм хәзер, "Сотворение" балалар киносын үстерү Фонды Татарстан Республикасы балалары белән яңа сезонга кыска метражлы фильмнар төшерүне дәвам итә.

«И в шутку, и всерьёз» (Уены чыны бергә) балалар-яшүсмерләр кинопроекты «На благо мира – 2020» премиясе финалисты, «ТЭФИ KIDS 2020» премиясендә катнашучы, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы һәм Президент грантлары Фонды ярдәме һәм «Сотворение» балалар киносын үстерү Фонды тарафыннан гамәлгә ашырыла. Кинопроект Президент грантлары Фонды буенча иң яхшы 100 проект арасына керде (Татарстан буенча мондый проектлар нибары дүртәү).

2021 елның февраль ахырына кадәр  Казанда 11 кыска метражлы фильм  төшереләчәк, аларның берсендә төп  рольләрдә начар ишетүче Ласточкина балалар-интернат-мәктәбе укучылары уйнаячак.

 Кино төшерү-кинопроектның сентябрь аенда башланган кульминацион этабы. 2020 елның җәендә 100дән артык гариза кабул ителгән, алар арасында онлайн-кастингта Казан һәм Яшел Үзән шәһәреннән 9-15 яшьлек 23 бала сайлап алынган.

Фильм төшерелгәннән соң Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгына «Мәктәп укучылары өчен мәдәният» ведомствоара проектын һәм «Мәдәният» милли проектын гамәлгә ашыруда куллану өчен тапшырылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International