Казанда Татарстан язучылар берлегенең XIX съезды ачыла

2021 елның 2 марты, сишәмбе

Иртәгә 3 март көнне Казанда Татарстан Республикасы язучылар берлегенең XIX съезды ачыла. Чара өч мәйданчыкта узачак: республиканың башка шәһәрләреннән килгән катнашучылар өчен видеоконференцэлемтә оештырыла. Съезд сәг. 10:00 ачыла. Теркәлү сәг. 9:00 башлана.

Татарстан язучыларының чираттагы съезды Казанда Кәрим Тинчурин исемендәге татар дәүләт драма һәм комедия театрында узачак. Видеоэлемтәгә Яр Чаллы һәм Әлмәт шәһәрләре дә кушылачак. Съездны өч мәйданчыкта һәм видеоэлемтә аша үткәрү санитар-эпидемиологик вәзгыять вә катнашучылар арасында 65 яшьтән өлкәнрәк шәхесләрнең саны күп булуы белән бәйле. Чарада дәүләт хакимиятенең башкарма органнары җитәкчеләре, Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Президиумы әгъзалары, Татарстан Республикасы фәннәр Академиясе җитәкчелеге, Татарстан Республикасы халыклары Ассамблеясе, Бөтендөнья татар конгрессы һәм башка иҗтимагый оешма җитәкчеләре катнашыр дип көтелә.

Көн тәртибе:

ТР Язучылар берлеге рәисе Данил Салиховның хисап доклады;

ТР Язучылар берлеге рәисен һәм яңа идарәсен сайлау;

жанрлар (секцияләр) буенча докладлар.

Чара Съездның йомгаклау резолюциясен кабул итү белән тәмамланачак.

Аккредитация почта аша алып барыла: aydar.gilyazov@tatar.ru контакт өчен телефон: 89172974481-Айдар Гыйләҗев, матбугат хезмәте.

Чара Съездның йомгаклау резолюциясен кабул итү белән тәмамланачак.

Аккредитация aydar.gilyazov@tatar.ru электрон почта аша үткәрелә. Элемтәгә керү өчен телефон: 89172974481-Айдар Гыйләҗев (матбугат хезмәте).

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International