11 март 16:00 сәгатьтә «Мәскәү районы» мәдәни үзәгендә «Идел буе, Урал һәм Себер татарларының традицион мәдәнияте» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Күргәзмә ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни экспедицияләренә нигезләнеп оештырыла.
11 март 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «музыкаль пәнҗешәмбе» Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укучы якын һәм ерак чит ил студентлары белән иҗади очрашу узачак. Чара «музыка дөньясы – дөнья музыкасы» дип атала.
2021 елның 11 мартында «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Буыннарның яңартылган хыялы» дип аталган күргәзмә ачыла. Күргәзмә Кол Шәриф мәчетен төзи башлауга 25 ел тулу уңаеннан оештырылган.
13 март 11:00 сәгатьтә Казан яшь тамашачылар театрында нәниләр өчен "Маша һәм өч аю" интерактив спектакленең премьерасы булачак. Бу спектакльдә балалар үзләре дә катнаша, әкияттәге Нина әбигә - ТР халык артисты Нина Калаганова һәм аның оныгы Машага ярдәм итәчәкләр.
Сезне Халыкара театр-шигъри «Табуретка» балалар фестиваленә чакырабыз. 18 яшькә кадәрге балалар һәм яшүсмерләрнең төрле театр коллективлары (музыкаль, драма, курчак һ.б.) катнаша ала.
Россия Федерациясе субъектларының социаль-икътисадый потенциалын арттыру һәм илнең дәүләт идарәсе органнары эшчәнлегенә ышанычны арттыру мәсьәләләрендә җәмәгатьчелекнең һәм федераль дәүләт хакимияте органнарының киң даирәләренә мәгълүмат бирү һәм 2021 елның 4 февралендә имзаланган Россия Федерациясе Президенты В.В.Путинның «Россия Федерациясе субъектларының югары вазифаи затлары (дәүләт хакимиятенең югары башкарма органнары җитәкчеләре) эшчәнлегенең нәтиҗәлелеген бәяләү һәм Россия Федерациясе субъектларының башкарма хакимияте органнары эшчәнлеге турында»гы Указында билгеләнгән дәүләт идарәсе органнары эшчәнлегенә карата халыкның ышанычын арттыру «РФ субъектларында иҗтимагый-дәүләт партнерлыгы 2021»
Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы һәм РФ Иҗтимагый палатасы ярдәме белән туризм, мәдәният һәм медиа өлкәсендәге волонтерларның II Халыкара конгрессы һәм #Россияне танып бел. Дон сүзе әдәби фестивале узды. 14 дистанцион конкурска Россиянең 72 төбәгеннән һәм чит илләрдән волонтерлар 1700дән артык хезмәт җибәргәннәр.
Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Халыкара "Татар кызы" бәйгесенең республика этабы финалистлары белән очрашты.
Татар язучысы, драматург, техник фәннәр докторы, Һади Атласи исемендәге бүләк лауреаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Зәки Зәйнуллин вафат.
5 март көнне 9:00 сәгатьтә Кембридж халыкара Бала-Сити мәктәбендә, Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында, инглиз телендә нәшер ителгән «Alfiya Avzalova» китабын тәкъдир итү узачак.