4 март Горький музеенда Альбина Әпсәләмованың шигърият кичәсе узачак

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

4 март  көнне Горький һәм Шаляпин исемендәге музейда Альбина Әпсәләмованың «Йөз миллион ватт» исемле шигърият кичәсе узачак.

Чарада Казан тамашачысына таныш булган, шулай ук төрле елларда иҗат ителгән шигырьләр һәм моңарчы басылмаган өр-яңа әсәрләр яңгырар.

Альбина Әбсәләмова-шагыйрь, «Казан» журналының баш мөхәррире, ТР язучылар берлеге һәм Россия язучылар берлеге әгъзасы. Җиде шигырь җыентыгы, Казан музейларындагы берничә күргәзмә проекты авторы.

Белешмәләр өчен телефон: 7(843) 238-53-73. Музейның адресы: Казан, Горький урамы, 10.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International