5 март көнне 14:00 сәгатьтә Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеенда Казан рәссамы-чокып ясаучы Александр Ивановның «Кунакчыл Татарстан» күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә 6 марттан эшли башлый.
Рәссамның иҗаты Россия тарихы, Татарстан тарихы, Александр Пушкин һәм Габдулла Тукай әсәрләреннән мотивлар, рус һәм татар халык әкиятләреннән алынган хезмәтләрдән тора. Күргәзмәдә «Шүрәле», «Кунакчыл Татарстан» сериясеннән әсәрләр мөһим урын алып тора.
Күргәзмә ачылышында Александр Иванов экскурсия уздырачак, үзенең иҗади һөнәрләре турында сөйләячәк һәм чокып ясау инструментларын күрсәтәчәк.
Күргәзмә 2021 елның 28 мартына кадәр дәвам итә.