Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә кышкы шигъри слэм узды

2021 елның 26 феврале, җомга

19 яшь  шагыйрь үзләренең шигыренә видеоарт төшерү мөмкинлеге өчен көрәште.

Беренче слэмның җиңүчесе Казаннан унҗиде яшьлек Алсу Садриева. Икенче һәм өченче урыннарны Матвей Александров һәм Илзирә Хәсәнова яуладылар.

Слэм уникаль форматта оештырылды: гадәттә, шигъри чаралар кечкенә биналарда үткәрелә, анда барлык теләүчеләр дә шигырь укый. Кышкы шигъри слэмга дистәләрчә гариза арасыннан сайлап алынганнар гына катнашты, ә шагыйрьләрнең чыгышлары яңа заманча китапханәдә үтте. Беренче турда катнашучылар үзләренең әсәрләрен танылган диджейлар – Булат Bubblegum һәм Зөлфәт Габдуллин аккомпанементы астында, ә аннан соң ярымкараңгы, тамашачы белән күзгә -күз диярлек укыдылар.

«Бүгенге чараның төп максаты-иң яхшыны сайлау түгел, ә хозурлану. Шагыйрьләргә хозурлану мөмкинлеген бирү һәм яшь шагыйрьләрнең иҗаты белән хозурлану мөмкинлеген бирү", - дип билгеләп үтте проект авторы Регина Әхмәтова.

Киләсе шигъри слэм апрель ахырында узачак. Яңалыклар һәм анонслар белән проектның рәсми Instagram-аккаунтында танышырга мөмкин: https://www.instagram.com/poetry.slam.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International