Данияр Соколов Г.Камал театрының музыка бүлеге мөдире һәм оркестрның баш дирижеры итеп билгеләнде

2021 елның 1 марты, дүшәмбе

Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры оркестрының баш дирижеры һәм музыка бүлеге мөдире итеп Данияр Соколов билгеләнде. Шул уңайдан оркестрга түбәндәге белгечлекләр буенча өстәмә рәвештә артистлар кабул итү өчен конкурс игълан ителде: скрипка, виолончель, альт, фагот, кларнет, гобой, труба, тромбон, волторна.

Белешмә

Данияр Мөнир улы Соколов-музыкант, җәмәгать эшлеклесе, Казанда 1987 елның 11 сентябрендә туган. 2005 елда Казан дәүләт консерваториясе (академия) каршындагы Н.Җиһанов исемендәге урта махсус музыка мәктәбен тәмамлый. Фортепиано сыйныфы буенча аның остазы Н. Ф.Хәкимова була. 2006 елдан 2011 елга кадәр Казан дәүләт консерваториясендә профессор В.А.Столов сыйныфында укый. Шунда ук аспирантураны да тәмамлый. Профессор А.А.Стариков сыйныфында (махсус фортепиано сыйныфы) һәм А.Х.Барышников сыйныфында (концертмейстерлык осталыгы) белем ала. Данияр Соколов Татарстан Республикасының музыкаль башкаруны үстерү буенча Sforzando региональ иҗтимагый хәйрия фонды директоры, Sforzando яшьләр оркестрының баш дирижеры һәм сәнгать җитәкчесе. Пианистлар оркестрына нигез салучы, солисты һәм җитәкчесе. РФ Президенты грантлары фондының бер еллык грант иясе. «Музыка вокруг нас», «Кремлевские вечера», «Ночь музеев в Казанском Кремле – 2016», «Фанфары Казани», «Вечер Оперы» проектларының арт-менеджеры. Пианист буларак Россия һәм чит илләрдә узган музыкаль конкурсларда катнашкан кеше.

"Иҗади шәхес һәм җәмәгать эшлеклесе Данияр Соколов безгә күптән билгеле. Ул оркестрның иҗади тормышына уңай тәэсир итәр һәм камилләшү өчен импульс бирер дип ышанабыз, - диде театрның баш режиссеры Фәрит Бикчәнтәев. - Оркестрның элеккеге җитәкчесе Фуат Әбүбәкеров театрда киңәшче буларак эшчәнлеген дәвам итәчәк. Ул Даниярга күп мәсьәләләрдә киңәшче булыр. Оркестрның дистә еллар дәвамында тупланган музыкаль традицияләрен саклап калу мөһим".

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International