5 март «Alfiya Avzalova» китабын тәкъдир итү кичәсе узачак

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

5 март көнне 9:00 сәгатьтә Кембридж халыкара Бала-Сити мәктәбендә, Татарстан Республикасында игълан ителгән Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елы кысаларында, инглиз телендә нәшер ителгән «Alfiya Avzalova» китабын тәкъдир итү узачак.

Әлфия Авзалова татар халык җырларын эстрада стилендә башкаруга нигез салучы. Халык көйләрен заманча башкару аның фикере һәм бу фикерне ул уңышлы гына тормышка ашырган шәхес. Әлфия ханым республикада беренче булып эстрада ансамбле оештыра һәм гастрольләр белән йөри башлый. «Дөнья халкы җырлары» концерт программасы аның иң популяр гастроль эшчәнлеге була, ул дөньяның төрле телләрендә җырлар башкара.

«Alfiya Avzalova» китабы инглиз телендә Татарстан Президенты Р.Н.Миңнеханов тарафыннан расланган бөек җырчы истәлеген мәңгеләштерү программасы кысаларында, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинеты, Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгы, Казан шәһәре мэриясе, Татарстан Республикасы Президенты каршындагы мәдәниятне үстерү фонды ярдәме белән басылып чыкты. Бу 3 өлештән торган уникаль басма. Беренче өлеше-җырчының 1995 елда аерым китап буларак дөнья күргән истәлекләре; икенче өлеше-җырчының талантын яратучыларның истәлекләре; өченче өлеше-фотогалерея (фоторәсемнәрнең күбесе беренче тапкыр басыла). Китап 208 биттән тора.

Әлфия Авзалованың иҗатын саклау һәм үстерү фонды чыгарылган китапны уку йортларына бушлай тапшырырга ниятли. Шулай ук «Alfiya Avzalova» китабы Татарстан Республикасына килгән чит ил кунаклары өчен дә кызыклы булыр дип көтелә.

2021 елның 5 мартында китапны тәкъдир итүдә артистлар җырчы репертуарыннан иң популяр җырларны башкарачак, Фонд тарафыннан Әлфия Авзалованың концерт костюмнары, музыкаль инструментлар тәкъдим ителәчәк.

Фондның Президенты Зөлфия Нигъмәтҗанова-Авзалова алга таба фондның эш планнары турында сөйләячәк.

- Әлфия  Авзалова исемендәге мемориаль  сәнгать үзәген булдыру;

-Халыкара EAFF фольклор фестивальләре ассоциациясе белән хезмәттәшлек итү;

- Kazan City of Music UNESCO Creative Cities Network проектында катнашу;

19-21 мартта Казан шәһәрендә "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында Әлфия Авзалова исемендәге II Халыкара фестиваль бәйгесенең Гала-концертын уздыру.

Чарага катнашу өчен теркәлү: +79600558885, E-mail:nap@balacity.ru, Петрова Наталья.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International