13 март 11:00 сәгатьтә Казан яшь тамашачылар театрында нәниләр өчен "Маша һәм өч аю" интерактив спектакленең премьерасы булачак. Бу спектакльдә балалар үзләре дә катнаша, әкияттәге Нина әбигә - ТР халык артисты Нина Калаганова һәм аның оныгы Машага ярдәм итәчәкләр.
Бервакыт Маша әбисе янына кунакка килә һәм аңа әкият сөйләвен үтенә. Нина әби сандыгыннан тылсымлы әкият китабын ала һәм анда берничә бит җитмәвен күрә. Тапкыр Маша әбисенә яңа әкият иҗат итәргә тәкъдим итә. Нинди әкият килеп чыгуын нәни тамашачылар спектакльдә белә алыр.
Спектакльнең режиссеры-Лилия Әхмәтҗанова, куючы рәссам - Ленар Гыйльметдинов, костюмнар буенча рәссам-Марина Родионова. Рольләрдә Татарстан Республикасының халык артисты Нина Калаганова һәм артистка Дарья Бакшеева катнаша.
Спектакль 40 минут дәвам итә (3+).