«Мәскәү районы» мәдәният үзәгендә "Идел буе, Урал һәм Себер татарларының традицион мәдәнияте" күргәзмәсе ачыла

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

11 март 16:00 сәгатьтә «Мәскәү районы» мәдәни үзәгендә «Идел буе, Урал һәм Себер татарларының традицион мәдәнияте» дип исемләнгән күргәзмә ачыла. Күргәзмә ТР Фәннәр академиясенең Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының фәнни экспедицияләренә нигезләнеп оештырыла.

Күргәзмә Татарстан районнарында һәм Россия Федерациясенең төрле төбәкләрендә яшәүче татарларның мәдәниятен өйрәнү максатыннан Институт тарафыннан оештырылган фәнни экспедицияләрдә тупланган материалларга нигезләнә. Төрле фәнни юнәлеш белгечләре – сәнгать, фольклор, музыка белгечләре, диалектологлар, лексикологлар һ.б. катнашкан экспедицияләр 2008 елдан бирле татар халкының милли тәңгәллеген саклау программасы кысаларында үткәрелә. Бу тикшеренүләр бүгенге көндә аеруча актуаль, чөнки хәзерге шартларда дөньяның традицион күренешләре үзгәрә һәм татар халык мәдәниятенең үзенчәлекле формалары юкка чыга.

Биредә төрле еллардагы экспедицияләрдә сынлы һәм декоратив-гамәли сәнгать бүлеге хезмәткәрләре Наталья Герасимова һәм Людмила Шкляева ясаган фоторәсемнәр тәкъдим ителгән. Бу фоторәсемнәрдә авылларның панорамалы күренешләре, йортлар һәм аларның аерым элементлары, интерьеры, хезмәт кораллары, милли гореф-гадәтләрнең үзенчәлеген тасвирлаган әсбаплар теркәлгән. Биредә яшәүчеләр көндәлек киемнәр белән дә, шулай ук сакланган һәм төзекләндерелгән халык костюмнарында да төшерелгән. Рәсемнәрдә Идел буе, Урал һәм Себер татарларының этнографик төркемнәре тарихы һәм халык декоратив-гамәли сәнгатенең үзенчәлекләре күзәтелә.

Бу фотоматериаллар фәнни кыйммәткә ия, алар галимнәрнең экспедиция нәтиҗәләре буенча нәшер ителгән җыентыкларында урын алган. Күргәзмәдә шулай ук курчаклар ясаучы ике оста куллы иҗатчының да әсәрләре тәкъдим ителә: Альбина Нуретдинова һәм Валентина Максимова. Алар үзләренең курчакларына костюмнар әзерләгәндә Л. Н.Шкляева тарафыннан Идел буе һәм Урал татар авыллары буенча экспедицияләрдә җыелган материаллардан файдаланган.

Экспозициядә XIX–XXI гасыр татарларының халык сәнгать иҗаты үрнәкләре – туку, чигү һәм металл эшкәртү эшләнмәләрен дә күрергә мөмкин.

Күргәзмә, халыкның традицион тормыш рәвешенең төрлелеген чагылдыра һәм киләчәк буында милли мираска кызыксыну уятырга, татарларның үзенчәлекле мәдәнияте турында күзаллауларын үстерергә, милли үзаңны уятуга ярдәм итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International