Казанда Кол Шәриф мәчете төзелүгә 25 ел тулуга багышланган «Буыннарның яңартылган хыялы" дип исемләнгән күргәзмә ачыла

2021 елның 9 марты, сишәмбе

2021 елның 11 мартында «Казан Кремле» музей-тыюлыгының Ислам мәдәнияте музеенда «Буыннарның яңартылган хыялы» дип аталган күргәзмә ачыла. Күргәзмә Кол Шәриф мәчетен төзи башлауга 25 ел тулу уңаеннан оештырылган.

Архитектор А.Саттаров һәм И.Сәйфуллинның «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларыннан алынган авторлык модельләре һәм эскизлары мәчетнең образын тудыруда төрле эзләнүләр булуын күрсәтә. Татарстан Республикасы Дәүләт архивы тарафыннан бирелгән документларга җәмгыять, шулай ук Россия һәм Татарстан җитәкчелеге "үткәнне һәм киләчәкне тоташтыручы күпер" төзелешенә аерым игътибар күрсәтә.

Мәчетнең беренче имамы З.Галиуллин, Татарстан архитекторлар берлеге рәисе Ф.Зәбирова, «Казан Кремле» баш архитекторы Р.Зәбировның шәхси архивларыннан алынган фоторәсемнәр һәм документлар мөселман гыйбадәтханәсен торгызуның юлын күзәтергә мөмкинлек бирә.

Татарстан рәссамнарының Кремль янында урнашкан тарихи һәм шул ук вакытта заманча мәчеткә булган кызыксынулары «Казан Кремле» музей-тыюлыгы фондларындагы әсәрләрендә чагыла.

Күргәзмә өчен җәмәгать эшлеклеләре, архитекторлар һәм мәчетне төзүче хезмәткәрләр белән махсус интервьюлар әзерләнгән. Архив видеохроника кадрлары һәм интервьюлар мәчет төзү атмосферасын торгыза, төзелеш барышын хәтерләтә.

Кол Шәриф мәчете-татар халкы рухының һәйкәле һәм мөселман архитектурасы үрнәге. Сезне мәчет төзелеше тарихы белән танышырга «Буыннарның яңартылган хыялы» күргәзмәсенә чакырабыз.

Күргәзмә 2021 елның 10 июненә кадәр дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International