Язучылар берлеге әгъзасы Зәки Зәйнуллин вафат

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Татар язучысы, драматург, техник фәннәр докторы, Һади Атласи исемендәге бүләк лауреаты, Татарстан язучылар берлеге әгъзасы Зәки Зәйнуллин вафат. 

4 мартта аның йөрәге туктаган. Татарстан Республикасы Мәдәният министрлыгы Зәки Зәйнуллинның якыннарының тирән кайгысын уртаклаша.  

Соңгы елларда ул туган ягында - Башкортстанның Стәрлебаш авылында яшәде. Язуын туктатмады. Үз акчасына китаплар чыгарды. Соңгы вакытта ул шагыйрь Дәрдемәнд ( Закир Рәмиев) тормыш юлын өйрәнеп роман яза иде. Аның әсәрләре халыкчанлыгы белән аерылып торды, шуңа да укучыларда популярлык яулады. Ул балачак һәм үсмерчак хатирәләренә тукталып, сугыш алды, сугыш чоры, сугыштан соң татар авылындагы кырыс тормыш күренешләрен киң яктыртты һәм фронттагы канлы сугыш күренешләрен дә үз эченә алган әсәрләр иҗат итте. Аның "41нең арбалы хатыннары" спектакле озак еллар Г. Камал исемендәге Татар дәүләт театрында яратылып каралган әсәр булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International