Россия Федерациясе мәдәният министрлыгы һәм РФ Иҗтимагый палатасы ярдәме белән туризм, мәдәният һәм медиа өлкәсендәге волонтерларның II Халыкара конгрессы һәм #Россияне танып бел. Дон сүзе әдәби фестивале узды. 14 дистанцион конкурска Россиянең 72 төбәгеннән һәм чит илләрдән волонтерлар 1700дән артык хезмәт җибәргәннәр.
Татарстан Республикасыннан Казан, Яр Чаллы, Арча, Әлмәт, Чистай шәһәрләрендә яшәүчеләр иң яхшы бутрейлер, трейлер, иң яхшы әдәби әсәрдәге геройның костюмы яки геройның портретын ясау буенча мастер-класс һәм әдәби-музыкаль композиция конкурсларында катнашкан.
Конгресс һәм фестивальдә катнашучыларны Россия Федерациясенең Иҗтимагый палата сәркатибе Лидия Михеева сәламләде. Конкурста катнашучы һәркем Ватан мәдәниятен саклап калуда һәм үстерүдә мөһим роль уйный, мәдәниятнең күптөрлелеген һәм күпкырлы булуын күрсәтә, Россияне танып белергә чакыра.
Чарада РФ мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова, Россия Федерациясе Иҗтимагый палатасының мәдәниятне үстерү һәм рухи мирасны саклау мәсьәләләре буенча комиссия рәисе Ирина Великанова да чыгыш ясады.
Конгресста һәм фестивальдә катнашучыларны Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутатлары – мәдәният комитеты рәисенең беренче урынбасары Александр Шолохов үзенең сәламләвен видеомөрәҗәгать аша юллады: https://youtu.be/VVFS7zOtyas) шулай ук, мәгариф һәм фән комитеты рәисе Лариса Тутова да видеомөрәҗәгать аша сәламнәрен җиткерде: https://youtu.be/NDOysV52_kw.
"Мәдәният волонтерлары" иҗтимагый хәрәкәте дирекциясе җитәкчесе Дарья Жукова конкурста катнашучыларның барысына да яңа иҗади проектлар һәм нәтиҗәле хезмәт теләде: https://youtu.be/RZqNEuTT2P4.
Җиңүчеләрнең исемлеге түбәндәге сылтамада урнаштырылган: https://yadi.sk/i/vEjAvfVKaXiGxA.
Конгресс һәм фестивальнең модераторы Россиянең атказанган сәнгать эшлеклесе Любовь Суркова булды.
Барлык видео мөрәҗәгатьләр һәм докладлар "Россияне танып бел" каналында күрсәтелде: https://clck.ru/SbLuz.
Трансляцияне яздыру өчен сылтама: https://youtu.be/AAZxHGnMlkY
"YouTube"каналына сылтама: https://clck.ru/SbLuz анда конкурска җибәрелгән хезмәтләр белән танышырга мөмкин.
Социаль челтәрләрдәге төркемнәргә сылтамалар:
https://www.facebook.com/groups/glorygallery/.