Ирада Әюпова: “Хатын-кызның матурлыгы- күңел җылысында”

2021 елның 4 марты, пәнҗешәмбе

Бүген Татарстан Республикасы мәдәният министры Ирада Әюпова Халыкара "Татар кызы" бәйгесенең республика этабы финалистлары белән очрашты.

Очрашу мастер-класс кысаларында һәм "Уңышның тарихы" форматында узды. Модератор буларак «Татар кызы» конкурсы дирекциясенең Башкарма директоры һәм жюри әгъзасы Г.Ш.Гыйниятуллина чыгыш ясады.

Әңгәмә җылы һәм дустанә атмосферада үтте. Кызлар уңышлы шәхес һәм хәзерге заман татар кызының сыйфатлары турында фикер алыштылар.

Ирада Әюпова тормышның кыйммәтләре һәм тормышта үз урыныңны ничек табарга кирәклеге турындагы фикерләре белән уртаклашты: “Хатын – кызның матурлыгы-күңел җылысында, эчке халәттә. Ә эчке халәт-ул рухи көч һәм үз халкыңның традицияләрендә тәрбияләнү",- диде.

2021 елның 6 мартында Габдулла Тукай исемендәге  Татар дәүләт филармониясе бинасында  конкурсның финалы узачак. 12 гүзәл  кыз "Татар кызы" абруе өчен көрәшәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International