Татарстанның 30 сәнгать мәктәбенә "Мәдәният" милли проекты буенча музыкаль инструментлар тапшырылды

2021 елның 11 марты, пәнҗешәмбе

«Мәдәни мохит» федераль проекты кысаларында гамәлгә ашырылучы «Мәдәният» милли проекты нигезендә мәгариф оешмалары ел саен матди-техник базаларын яңарталар.

Татарстан балалар сәнгать мәктәпләренә уку елы башыннан бирле 40 пианино бирелде. Республиканың 30 балалар сәнгать мәктәбенә музыкаль уен кораллары тапшырылды.

Сатып алу эшләре белән РФ сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы шөгыльләнде.

Балалар сәнгать мәктәбенең тулы исемлеге.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International