16 март 13:00 һәм 18:30 сәг. Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрында ел саен үткәрелә торган «Тантана» («Триумф») театраль премиясе кысаларында Түбән Кама татар драма театрының "Озын-озак балачак" спектакле күрсәтеләчәк.
15 һәм 16 март 19:00 сәгатьтә Яр Чаллы шәһәренең «Мастеровые» рус драма театрында "Куркыныч борылыш" ("Опасный поворот") һәм "Тормыш матур" ("Жизнь прекрасна") спектакльләре күрсәтелә.
20 һәм 21 март А.В.Баталов исемендәге Бөгелмә рус дәүләт драма театрында 12:00 сәгатьтә "Өч юан" (Три толстяка) спектакле күрсәтелә.
Татарстан Республикасы мәдәният министрлыгының «Тантана» – 2020 театраль премиясе җиңүчеләре Халыкара театр көнендә 2021 елның 27 мартында 12:00 сәгатьтә Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театрында игълан ителәчәк.
14 мартта Зөя-утрау шәһәрчеге Масленицага чакыра
11 март 2021 ел, пәнҗешәмбе
14 мартта Зөя-утрау шәһәрчеге кунакларны Масленица бәйрәменә чакыра. Тулырак программа һәм өстәмә мәгълүмат белән түбәндәге сылтамада таныша аласыз: https://mincult.tatarstan.ru/index.htm/news/1947202.htm.