"Манеж" күргәзмәләр залында Александр Петровның күргәзмәсе ачыла

2021 елның 12 марты, җомга

2021 елның 19 мартында 16:00 сәгатьтә «Манеж» күргәзмәләр залында Александр Петровның күргәзмәсе ачыла. Күргәзмә рәссамның юбилеена багышлана һәм Г.Тукай исемендәге Дәүләт премиясен алуга тәкдим ителә. Күргәзмә 20 марттан эшли башлый.

Экспозиция «Тукай шигырьләре», «Болгар истәлегенә», «Балачак»әсәрләреннән тора. Рәссамның нәкъ менә шушы хезмәт цикллары Россия рәссамнар берлегенең Чаллы бүлеге тарафыннан Г.Тукай Дәүләт Премиясен алу өчен тәкъдим ителгән.

Александр Петров-киң кырлы рәссам. Аның иҗатында иң мөһим урынны живопись алып тора. Ул төрле жанрларда иҗат итә: сюжетлы рәсемнәр, портретлар, пейзажлар, натюрмортлар. Рәссамның иҗаты туган ягы Әлмәт районының Ямаш авылы белән бәйле.

Александр Петров – даими рәвештә шәһәр, зональ, республика, бөтенроссия һәм халыкара күргәзмәләрдә катнашучы. Останың әсәрләре Чаллы, Казан, Алабуга, Әлмәт, Вологда, Ярославль музейларында, Татарстанның, якын һәм ерак чит илләрнең шәхси коллекцияләрендә саклана.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International