Милли музейда «Музыка дөньясы – дөнья музыкасы" дип исемләнгән иҗади очрашу узачак

2021 елның 10 марты, чәршәмбе

11 март 16.00 сәгатьтә Татарстан Республикасы Милли музеенда «музыкаль пәнҗешәмбе» Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясендә укучы якын һәм ерак чит ил студентлары белән иҗади очрашу узачак. Чара «музыка дөньясы – дөнья музыкасы» дип атала.

Музейдагы чарада фортепиано, курай, туба, скрипка, домбра, виолончель тавышларына Кытай, Монголия, Таҗикстан, Казахстан, Молдова студентлары чыгыш ясаячак. Кичәдә кунаклар Европа һәм Азия халыклары музыкасын ишетер.

«Музыкаль пәнҗешәмбеләр» циклы кысаларында бу алтынчы очрашу һәм музыкаль кичә Туган телләр һәм Халык бердәмлеге елына багышлана. «Музыкаль пәнҗешәмбеләр» циклы Татарстан Республикасы Милли музеенда Казан дәүләт консерваториясе ярдәме белән уза. Чараның   инициаторы-Татарстан Республикасы Милли музееның филиалы композитор Нәҗип Җиһанов музее.

Музейда композитор Виталий Харисов һәм Эльмир Низамов, Лилия Сәрвәрова җитәкчелегендәге Нәҗип Җиһанов исемендәге Казан дәүләт консерваториясенең фольклор ансамбле белән очрашулар булып узды.

Март аенда Татарстан Республикасы Милли музеенда Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының вокал сәнгате кафедрасы профессоры Наталья Варшавская сыйныфы укучылары белән очрашулар узачак. Шулай ук, ТР атказанган сәнгать эшлеклесе, музыка театры кафедрасы мөдире, Опера студиясе сәнгать җитәкчесе, профессор Әлфия Җаппарова белән дә очрашу планлаштырыла.

Мәктәп укучыларының каникулларында музейга килүчеләрне Казанның балалар музыка мәктәпләре укучылары һәм укытучылары катнашында «Музыкаль импровизацияләр» чарасы көтә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International